Алга киткән илләрдә хосусыйлаштыру— катнаш икътисад булдыру чарасы, чөнки хосусый-дәүләти предприятиеләр көндәшлеккә сәләтлерәк. РФдә 1990 елларда, күчеш икътисады чорында, хосусыйлаштыру зур масштабларда, тиз темплар белән башкарыла һәм асылда гомуми дәүләт милкен яңадан бүлү рәвешендә гамәлгә ашырыла.

РФнең «Хосусыйлаштыру турында» 1991 ел 4 июль Законында реформаны уздыруның 4 схемасы күздә тотыла: предприятиене конкурс буенча сату (сатып алучылардан предприятиенең профиле, билгеле бер санда эш урыннары һ.б. шартлар саклану таләп ителә); предприятиене аукционда сату (сатып алучылардан ниндидер шартларның үтәлүе таләп ителми); предприятие капиталының өлешләрен (акцияләрен) сату; предприятиенең милке аның арендачылары тарафыннан сатып алыну. Хосусыйлаштыруның объекты — дәүләти яки муниципаль милек, субъекты закон буенча аерылып чыгарылучы милекнең сатып алучысы булырга мөмкин физик яки юридик зат була.

ТРда хосусыйлаштыру ның беркадәр гомумроссия программасыннан үзгә программасы гамәлгә ашырыла: хосусыйлаштыру башлыча зур ташламалы, тавыш бирүле акцияләрнең зур пакетларына хуҗа булган хезмәт коллективлары аша башкарыла. Иң беренче хосусыйлаштырылган (акционерлаштырылган) предприятиеләрнең берсе — милекнең коллектив формасына нигезләнгән (хезмәт коллективының милке өлешләргә (акцияләргә) бүленгән нигездә рәсмиләштерелгән) «КамАЗ» ҖБ (1990).

1990 елларның 1 яртысыннан ТРда торакны хосусыйлаштыру тулысынча диярлек гамәлгә ашырыла — фатирлар бушлай, сатып алу яки өлешчә сатып алу юлы белән гражданнарның хосусый милкенә тапшырыла. Хосусыйлаштыруның башлангыч этабы киң күләмдә хосусыйлаштыру чеклары (ваучерлар) — дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләрен куллану белән уздырыла, хуҗасы аларны хосусыйлаштырылучы предприятиенең билгеле бер сандагы акцияләренә алыштыра ала. Чек мөстәкыйль рәвештә акцияләр сатып алу, инвестиция фондына тапшыру (яки фондның кыйммәтле кәгазьләренә ия булу) (бу очракларда фондка хосусыйлаштыру чегы хуҗасына инвестицияләүдән килгән керемнәрнең бер өлешен түләү йөкләнә), шулай уксату, бүләк итү яки мирас итеп тапшыру өчен кулланылырга мөмкин була.

Хосусыйлаштыру процессында, номиналь бәясе 10 мең сумлык хосусыйлаштыру чекларыннан тыш, ТРның һәр гражданы өчен номиналь бәясе 30 мең сумлык (1993 елның 1 гыйнварына булган бәяләрдә) исемле хосусыйлаштыру вкладлары кертелә. 1990 елларда — 2000 еллар башында уздырылган хосусыйлаштыру чынлыкта ил халкының зур өлешен алдагы елларда булдырылган гомумхалык милкеннән читләштерүгә китерә.

Авторлар — А.Ш.Хәсәнова, Ф.С.Зыятдинов