Гарәп графикасы нигезендәге татар язуы өчен беренче Язу машинасын Ә.Г.Шәехгали (1923) конструкцияли. Аның каретканы уңнан сулга билгеле аралыкларга (хәреф зурлыгына карап) автоматик рәвештә йөртү өчен җайланмасы була. Машинка гарәп язуының үзенчәлекләренә: баш хәрефләр юклыгына, сүздәге урынына һәм киңлегенә карап, хәрефләрнең 4 төрле кушылып язылуына көйләнеп ясала. Шәехгалинең уйлап табуы ТАССР ҮБК һәм ХКСның «Татар телен республиканың совет учреждениеләрендә эш теле буларак гамәлгә кертү турында» 1921 ел 25 июнь Декретын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.

1925 елның гыйнварында ТАССР нәшрият һәм матбугат комбинаты каршында «Татязмаш» остаханәсе (җитәкчесе Ә.Г.Шәехгали) ачыла. Анда чит илдән кергән язу машинасы нигезендә иске һәм яңа татар орфографиясе алфавитында кулланылган хәрефле, рус-татар клавиатуралы, яңа төрки (латиница нигезендәге), мари, чуаш, удмурт (кириллица нигезендә) шрифтлары куелган машиналар җитештерелә; күп кенә башка төрки һәм гарәп алфавитларында кулланылган билге һәм хәрефле язу машинасы чыгарыла. Остаханә республиканың үзәк, кантон, волость учреждениеләрен язу машинасы белән тәэмин итә, шулай ук Урта Азия, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Кытайдан, Әфганстаннан, Ираннан, Ливиядән, Төньяк Африка илләреннән һ.б.дан заказлар кабул итә.

1929 елда латин шрифты нигезендә татар алфавиты — яңалиф кертелгәч, гарәп графикалы язу машинасын җитештерү туктатыла.

Латин шрифтлы «Яңалиф» машинкасының («Janalif») беренче үрнәкләре шулай ук чит илләрдән кертелгән машиналар нигезендә ясала. 1929 елның октябрендә Ә.Г.Шәехгали башкарган хисаплаулар һәм техник документация буенча слесарь-техниклар Г.А.Елизаров һәм Н.П.Тихонов, илдә җитештерелгән материаллар нигезендә ясалган детальләр кулланып, язу машинасы эшләп чыгаралар.

СССР Эшче-крәстиян инспекциясе халык комиссариаты каршындагы Идарә техникасы институтында экспертиза үткәрелгәннән соң, Казанда язу машинасын күпләп җитештерү максатка ярашлы дип табыла. 1930 елда — «Татязмаш» остаханәсе базасында Казан язу машиналары фабрикасы,

1931 елда Казан язу машиналары заводы (кара «Терминал») төзелә. «Яңалиф» язу машинасын җитештерү, билгеле дәрәҗәдә камилләштерелеп, татар язуы 1939 елда кириллицага күчерелгәнгә кадәр дәвам итә.

1940 елда рус һәм татар телләрендә басу өчен «Прогресс»  язу машинасы эшләнә.

Чыганаклар

Пат. № 8434 (СССР). Описание приспособления для передвижения каретки пишущих машин для татарского письма на различные расстояния, в зависимости от ширины букв. Заяв. 11.01.1927. Опубл. 30.03.1927, Бюл. № В41J19/98; 

Пат. № 3383 (СССР). Описание пишущей машины для татарского письма. Заяв. 09.08.1924. Опубл. 31.08.1927, Бюл. №В41J1/04.

Әдәбият

Татарча язу машиналары // Безнең юл. 1925. № 2; 

Уткин М. Люди одной судьбы: Очерки истории Казанского ордена Трудового Красного Знамени завода пишущих устройств и о его людях. К., 1991; 

Султанбеков Б. Талант инженера и руки мастера // Респ. Татарстан. 1995. 15 июля.

Авторлар  — М.Ш.Бәдретдинова, Г.Х.Галимуллина