1925 елның 6 октябрендә Казанда Идел-Кама төбәгенең кооперация оешмаларының учредительләр съездында даими эшләүче фикер алышу хокукына ия кооперацияара органы буларак оештырыла.

Башкарма органы – 1 елга сайлана торган президиум. Советның максаты – кооперациянең аерым төрләре һәм тармакларының эшчәнлеген координацияләү, шулай ук дәүләт һәм җәмәгать оешмаларында төбәкнең гомумкооперация мәнфәгатьләрен күрсәтү. 15 кооперация берләшмәсеннән тора (Бөгелмә кулланучылар союзы, Алабуга кооперация союзы, Марисоюз, Чаллы кантсельсоюзы, Су транспорты эшчеләре кооперативы, Татарстан торак союзы, Татарстан авыл хуҗалыгы кредит-промысел союзы, Татсоюз, Чистай районы союзы, Чуашстан җитештерү союзы, Чуашсоюз, Көньяк-Вятка союзы).

1926 елда бетерелә, аның җирлегендә ТАССР Кооперацияләр советы оештырыла.

Автор — Р.В.Шайдуллин