- РУС
- ТАТ
СССРның авыл хуҗалыгында 1920 еллар ахырында — 1930 елларда аерым крәстиян хуҗалыкларын бетерү һәм төп авыл хуҗалыгы җитештерү чараларын берләштерү белән бергә алып барылган массакүләм күмәк хуҗалыклар (колхозлар) оештыру. Баштарак, «хәрби коммунизм» елларында (1918–1921) крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү крәстиян хуҗалыкларының ирекле кооперацияләнүе рәвешендә бара. БҮБКның «Җирне социальләштерү турында» дип аталган Декретында (1918 елның гыйнвары) игенчелектә күмәк хуҗалыкларны үстерү бурычы куела; аерым крәстиян хуҗалыклары белән чагыштырганда аларга билгеле бер өстенлекләр бирелә. 1918 елдан җирле совет һәм партия хакимият стуктуралары башлангычында авылларда алпавыт биләмәләре һәм крәстиян хуҗалыклары нигезендә ярлылар һәм җәмгыятьнең сыйнфыйлыктан арындырылган элементлары (җитештерү чараларын тулысынча яки өлешчә берләштерү юлы белән) тарафыннан күмәк хуҗалыклар төзелә башлый. Алар төрле формада оештырылып, авыл хуҗалыгы коммуналары (кара Авыл хуҗалыгы коммунасы), бергәләп җир эшкәртү ширкәтләре, авыл хуҗалыгы артельләре (колхозлар) рәвешендә булалар. Яңа икътисади сәясәт елларында (1921 —1920 еллар ахыры) крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү оешканрак төс ала һәм вак крәстиян җитештерүчеләрен эре хуҗалыклар итеп кооперацияләү формасында уздырыла. Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары, Ачлык (1921–1922) чорында бөлгән крәстияннәрнең күпчелеге күмәк хуҗалыклар әгъзаларына дәүләт кредитлары, акчалата һәм орлыклата ссудалар, яңа җирләр бирелү һ.б. ташламалар ясалу нәтиҗәсендә үз хуҗалыкларын торгызуга ирешәләр.
Крәстияннәр (бигрәк тә 1920 еллар башындагы ачлык вакытында), шулай ук хакимият структуралары теләге белән «авылда күмәк төзелеш» башлана. Авылларда коллектив хуҗалыкларның иң гади (җитештерү чаралары гаять түбән дәрәҗәдә берләштерелгән) төрләре — терлекчелек, җир, машина, посёлок, умартачылык, бакчачылык, орлыкчылык ширкәтләре һ.б. киңрәк таралыш ала. Алар озак яшәмиләр, гадәттә, ике-өч ел дәвамында бергә эшләгәч таркалалар. Дәүләт хисабына үзләренең икътисади хәлләрен ныгытканнан соң, кагыйдә буларак, крәстияннәр аерым хуҗалык алып баруга әйләнеп кайталар. Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү бик әкрен темплар белән башкарыла. 1929 елда Татарстанда 724 вак колхоз исәпләнә, алар тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 2,8% ын җитештерәләр. Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү, башлыча, горизонталь рәвештә — җирләрне һәм җитештерү чараларын берләштерү формасында бара. Вертикаль буенча крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү (фермерлык тибындагы крәстиян хуҗалыкларын авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче предприятиеләр тирәсенә туплау) авыл хуҗалыгы җитештерүенең нык артта калуы һәм ялгыш сәясәт (хуҗалыкларны иң элек коммуналар рәвешендә оештыру), илдә кискен бюджет кытлыгы (авылны калдык принцибы буенча финанслау, рациональ булмаган салымнар һ.б.) аркасында киң таралмый.
Совет тарих фәнендә хөкем сөргән ялгыш фикер буенча, тоташ (массачыл) крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү 1927 елның декабрендә — ВКП(б)ның 15 нче съезды уздырылган вакытта башланган дип исәпләнә. Съездда яңа икътисади сәясәт принциплары нигезендә кооперациянең барлык формаларын үстерү турында карар кабул ителә, шул исәптән эзлекле рәвештә җирне күмәкләшеп эшкәртү хакында сүз була. Гамәлдә тоташ крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү 1929 елда башлана. Икмәк әзерләүдәге кискен кризис (1927–1929) һәм крәстияннәрнең авыл хуҗалыгыда бөлдергеч сәясәткә актив икътисади һәм сәяси каршылык күрсәтүе сталинчыл җитәкчелекне ВКП(б) ҮКның 1929 елның ноябрендә уздырылган пленумында аерым өлкәләрдә тоташ крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерүгә күчү бурычы куйган «Колхоз төзелешенең нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлары» карарын кабул итүгә этәрә. «Күмәкләштерүнең темплары һәм дәүләтнең колхоз төзелешенә ярдәм чаралары турында» карарында (1930 елның гыйнвары) ВКП(б) ҮК җирле совет һәм партия җитәкчеләрен Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерүне 1932 елның ахырына төгәлләүгә юнәлтеп, аның катгый срокларын билгели. Бу карарларны гамәлгә ашыру максатында даими эшләү өчен авылларга 25 мең эшче, ягъни «егермебишмеңчеләр» җибәрелә, сәнәгать предприятиеләре күмәк хуҗалыкларны шефлыкка алалар. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты февраль пленумы (1930) җирле хакимият структураларына алдагы язгы кампаниягә кадәр крәстиян хуҗалыкларының 75–80% ын колхозларга берләштерү һәм республикада крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерүне 1930 елның көзенә төгәлләү турында күрсәтмә бирә. Татарстан районнарына «егермебишмеңче» 402 эшче, шул исәптән Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән — 243, Бакудан — 50, Казаннан 100 дән артык кеше җибәрелә. Татарстанда ирексезләп крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерүнең яңа дулкыны башлана. Һәр җирдә крәстияннәрнең колхозларга ирекле рәвештә керү принципларын бозу, крәстияннәр милкен тулысынча берләштерү («коммунизацияләү»), тоташ кулаклардан арыну һәм аерым хуҗалык ияләрен гражданлык хокукларыннан мәхрүм итү, крәстияннәрнең орлыкларын, терлекләрен, торак, хуҗалык корылмаларын һ.б. мөлкәтен тартып алу киң тарала. 1930 ел башына республика крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү буенча СССРда 3 нче урынга чыга, 3422 колхоз оештырыла. 1930 елның 20 февраленә крәстияннәрнең 73,9%ы, 20 мартка 84%ы колхозларга берләштерелгән булып исәпләнә. Кайбер районнарда (Кайбыч, Минзәлә районнарында) барлык крәстиян хуҗалыклары да күмәкләштерелә. Мондый сәясәт крәстияннәрдә ризасызлык уята, массачыл рәвештә терлекләрне суюга, милекне сатуга, авыл халкының шәһәрләргә күченүенә китерә; авылларда яшәүчеләрнең хөкүмәткә каршы күтәрелеш очраклары һ.б. була.
Авылларда социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вазгыятьнең кискенләшүе хакимиятләрне тоташ крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү
сәясәтен вакытлыча туктатуга, шулай ук авылны «коммунизацияләү»дән баш тартуга мәҗбүр итә. 1930 елның 2 мартында И.В.Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе басылып чыга. Анда крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерүне башкарганда ашыгу һәм иреклелек принциплары белән санлашмауның ярамаганлыгы, милли республикаларда җирле шартларны исәпкә алу зарурлыгы турында әйтелә; Сталин «чиктән тыш бөгүләр» өчен җирле җитәкчеләрне гаепли, аларга Колхозларның үрнәк уставы тәкъдим ителә. ВКП(б) ҮКның «Колхозлашу хәрәкәтендә партия линиясен бозуларга каршы көрәш турында»гы 1930 ел 14 март карарыннан соң, крәстияннәр күмәк хуҗалыклардан күпләп чыга башлыйлар. Ашыгып оештырылган колхозлар тиз арада таркала. Соңрак ВКП(б) ҮКның декабрь (1930) һәм июнь (1931) пленумнары карарлары нигезендә барлык милли республикаларда һәм өлкәләрдә крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерүне уздыруның яңа сроклары билгеләнә. Татарстан массачыл крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерүне 1932 елның ахырына төгәлләү күздә тотылган төбәкләр төркеменә кертелә. 1930 елның көз-кышында ирексезләп крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү кампаниясе янә көчәя. Ул, башлыча, 1930 еллар ахырына төгәлләнә. 1937 елның июленә Татарстанда 417,8 мең крәстиян хуҗалыгын (91,4%) берләштергән 3847 колхоз исәпләнә; алар карамагында 5 млн га (94,4%) чамасы чәчүлек җирләр була.
Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү барышында җирләр, барлык төп җитештерү чаралары, хезмәт берләштерелә; колхоз крәстияннәре милкендә торак корылмалар, вак инвентарь, авыл хуҗалыгы артеле Уставында каралган күләмдә продукт алу өчен үрчетелә торган терлек, алар файдалануында шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен кечерәк мәйданлы утар кишәрлеге (0,5 га га кадәр) калдырыла. Колхозчы ударникларның 2 нче Бөтенсоюз съездында (1935 елның 17 феврале) кабул ителгән авыл хуҗалыгы артеленең Үрнәк уставы авылдагы яңа мөнәсәбәтләрне гомумиләштерә һәм закон рәвешендә раслый, колхоз строеның хокукый нигезләрен, колхозларда җитештерүне һәм иҗтимагый тормышны оештыруның төп принципларын билгели. 1939 елның ахырына республикада 60 меңләп аерым хуҗалык исәпләнә. Уртача алганда, бер аерым хуҗалыкка 1,7 га сөрүлек җир туры килә. Республикада соңгы аерым хуҗалыклар 1950 елларда юкка чыга.
Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү крәстияннәр хезмәтенең, көнкүрешенең традицион шартларын һәм бөтен тормыш рәвешен тамырдан үзгәртә. Колхоз строе Совет дәүләтенең аграр сектордагы сәяси позицияләрен ныгыта, крәстияннәргә икътисади басым ясау өчен мөһим мөмкинлекләр тудыра. Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү нәтиҗәсендә авылда кулаклар «изүче сыйныф» буларак бетерелә, акрынлап яңа социаль катлау (сыйныф) — колхоз крәстияннәре оеша. Авыл хуҗалыгында крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү төп авыл хуҗалыгы продуктларының зур күләмдә кимүенә, 1930 елларда республика халкын массачыл ачлыкка, авылларда күп кенә матди һәм кеше югалтуларга һ.б.га китерә. Терлекчелек җитди зыян кичерә: 1928 ел белән чагыштырганда атларның баш саны — 39% ка, мөгезле эре терлекнеке — 39% ка, сарыклар һәм кәҗәләр — 65% ка, дуңгызлар 64% ка кими. 1929 — 1940 елларда колхозларда бөртекле культураларның уртача уңышы 1 га дан 5–6,5 ц тәшкил итә (1914 елга кадәр — 1 га дан 7–7,5 ц). 1930–1950 елларда, уртача алганда, һәр колхозга 4 мең сумлап акчалата табыш туры килә. 1930 елларда кыр эшләре нибары 15–30% ка механизацияләнә.
Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү елларында барган процесслар җәмгыять тормышының күп кенә яклары белән авыр яраклаша, каршылыкка керә. Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү дәвамында авыл җәмәгатенең социаль структурасында, крәстияннәрнең тормыш һәм көнкүреш шартларында, аларның аңында кискен үзгәрешләр барлыкка килә. 1932 елда катгый паспорт системасы гамәлгә кертелү нәтиҗәсендә, колхозчылар, асылда, үз хуҗалыкларына беркетеләләр. Үрнәк уставта (1935) колхоздан ирекле чыгу мөмкинлеге каралмый. 1970 елларның 2 нче яртысына кадәр гомуми җыелыш карарыннан башка колхоз әгъзаларының кулларына паспорт бирелми, шуңа күрә алар шәһәрләргә китеп эшли яки башка төрле хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнә алмыйлар. Нәтиҗәдә, колхоз крәстияннәренең чын асылы югалуга, хуҗалыкчыл һәм эшмәкәрлек инициативасы сүнүгә йөз тота: крәстиян яшьләре шәһәрләрдә, «бөек төзелешләр»дә берегеп калырга омтылалар һ.б. Катлаулы тормыш шартлары, авыр хезмәт, демографик һәм миграцион процесслар аркасында республиканың крәстиян халкы саны бертуктаусыз кими бара. Шул ук вакытта колхоз крәстияннәренең зур өлеше күмәк хуҗалыкларда хезмәт көннәрен (норма елга 200 хезмәт көне тәшкил итә) эшләп тутырырга тиеш булалар, нормалар үтәлмәгән очракта хакимиятләр утар яны кишәрлекләрен тартып алу кебек һәм башка төрле адм., мәхкәмә-репрессия рәвешендәге чаралар кулланалар. Шулай ук авылларда агротехник һәм контора-идарә хезмәткәрләренең саны артуы күзәтелә, асылда, аларның составы республика халкының барлык социаль катлаулары вәкилләре хисабына тулылана.
Крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү динамикасы, авылның халык хуҗалыгы һәм социаль структурасы эволюциясе, колхоз крәстияннәренең көндәлек көнкүреше җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Татарстанда крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү тарихы, башлыча, республикада кооперация төзелеше үсеше һәм авылның социаль-икътисади тормышының аерым яклары яктыртылган хезмәтләрдә чагылыш таба. Тарихи-икътисади әдәбиятта крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерүнең формалары һәм алымнары, эчке объектив ихтыяҗлар һәм тышкы факторлар йогынтысы нисбәте турында төрле фикерләр хөкем сөрә. Хәзерге чор илебез тарихчылары һәм икътисадчылары фикеренчә, крәстиян хуҗлыкларын күмәкләштерү аграр секторның зур үсешенә китерми (колхозларның 70–80% ы табышлы булмый, крәстияннәр, башлыча, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хисабына көн күрәләр), асылда, ул озак еллар дәвамында авылда крепостнойлык-җәмәгать калдыкларын саклый һәм авылдагы эшлекле хуҗалар (фермерлар) катлавын (төркемен) юкка чыгара. Төрле икътисади укладлар үсеше вакытында колхозлар, аерым крәстиян (фермер) хуҗалыклары белән беррәттән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә билгеле бер роль уйныйлар. 1990 елларда, крәстиян (фермер) хуҗалыклары оешу чорында, Татарстан авыл хуҗалыгыда күмәкләштерүне бетерү башлана.
Коллективизация сельского хозяйства Татарской АССР (1927–1937): Док. и материалы. К., 1968.
Байрамов К.Л. Тракторные колонны и первая МТС в Татарии // Сб. науч. трудов Казан. мед. ин-та. 1957. Вып. 3;
Харитонов П.М. Колхозный строй в Татарии и новый этап его развития. К., 1958;
Устюжанин Е.И. Колхозное строительство в Татарии в начальный период индустриализации страны (1926–1928 гг.). К., 1959;
Сельское хозяйство Татарии за 50 лет Советской власти. К., 1967;
Ленинский кооперативный план и его осуществление в Татарии. К., 1970;
Залялов А.М. Социалистическое преобразование сельского хозяйства Татарии (1917–1937 гг.). К., 1974;
Фролов Н. Коллективизация: помнить, чтобы не повторилось // Татарстан. 1993. № 9;
Фоминых Г. «Безумная жестокость при раскулачивании ...» // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1995. № 5;
Шайдуллин Р.В. Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути их развития в 1920–1928 гг. К., 2000.
Автор – Р.В.Шәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.