1918 елның 25 октябрендә Казанда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарларын бүлеп бирүче оешма буларак оештырыла.

1920 елның сентябренә кадәр Профсоюзларның Казан үзәк эшчеләр кооперативы дип атала. 1919 елның декабреннән Казан кулланучылар җәмгыяте составында. Казан халкын азык-төлек һәм чимал развёрсткасы барышында, ш.у. сәнәгать пр-тиеләре һәм крәстиян хуҗалыклары арасында турыдан-туры продуктлар алмашу процессында алынган азык-төлек һәм иң кирәкле әйберләр б-н тәэмин итә (башлыча, карточка системасы буенча).

1923 елның 3 апрелендә бетерелә, мөлкәте һәм матди базасы Татарстан эшчеләр секциясенә бирелә. 1925 елның 2 апрелендә яңадан торгызыла. Максаты — азык-төлек һәм иң кирәкле әйберләр әзерләү һәм алар белән Казан халкын тәэмин итү, җәмәгать туклануын оештыру, торак, дәвалау һәм клуб учреждениеләре төзү, мәдәни-агарту эшләре алып бару.

1932 елның гыйнварында — Казан шәһәр эшчеләр кооперативы, 1934 елның августында Казан шәһәр кулланучылар берлеге дип үзгәртелә (1936 елның 16 гыйнварында эшчәнлеге туктатыла).