- РУС
- ТАТ
Пролетариат. Ялланып, башлыча, физик хезмәт башкаручы кешеләрдән торган социаль катлау
Казан төбәгендә эшчеләр сыйныфы феодализм чорында ярала башлый. XVII йөздә гомумроссия базары формалашу белән бергә һөнәрләрчеләр товар җитештерү базарында хезмәт бүленеше көчәя, феодаль бәйле һәм ялланып эшләүчеләр хезмәтеннән файдаланган предприятиеләр барлыкка килә. Ләкин XVII йөзнең икенче яртысында – XVIII йөздә эш кешеләре, сәнәгатьтәге эшчеләр сыйныфын гәүдәләндермичә, башлыча крепостной (алпавытлар милкендәге) крәстияннәр һәм дәүләт крәстияннәре була, дәүләт һәм хосусый хуҗалар аларны посессион һәм казна эшенә беркетелгән крәстияннәр сыйфатында заводларда һәм мануфактураларда эшләргә мәҗбүр итәләр. XVIII йөз башына Казан төбәгендә эш кешеләренең исәбе 1,6 мең кешегә җитә.
1812 елда Казан губернасының сәнәгать предприятиеләрендә 4,8 мең чамасы кеше, аларның күп өлеше постау (2,3 мең кеше), күн (811) һәм бакыр эретү (760 кеше) сәнәгате предприятиеләрендә эшли.
Эш кешеләренең хезмәт һәм тормыш шартлары бик авыр була, шул сәбәпле еш кына эш бирүчеләргә каршы күтәрелешләр кабатлана. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында Казан постаучылары чуалышлары Казан губернасында иң зур күтәрелешләр була.
1830–1880 елларда, илдә капиталистик мөнәсәбәтләр урнашу, сәнәгый борылыш төгәлләнү һәм мануфактураларның фабрика-завод җитештерүе тарафыннан тәмам кысрыклап чыгарылуы чорында индустриаль эшчеләр сыйныфы формалаша. Реформалар чорында эшчеләр саны якынча ике тапкыр арта.
XX йөз башында 230 предприятиедә 14 мең чамасы эшче һәм хезмәткәр, шул исәптән җиңел сәнәгатьтә – 5,6 мең (өйдә эшләүчеләр белән бергә), азык-төлек сәнәгатендә – 2,4 меңнән артык, металл эшкәртүдә – 1,5 мең, агач эшкәртүдә 1,1 мең кеше эшли. Эре машина җитештерүе үсеше эшчеләрнең авыл хуҗалыгыннан аерылуына һәм сәнәгать предприятиеләрендә даими эшче көч контингентының артуына (30 %ка кадәр) китерә. Крестовниковлар заводында даими эшчеләрнең чагыштырмача өлеше 1862–1863 елда – 38,9 %, 1889–90 да 71,5 % тәшкил итә.
Фабрика-завод җитештерүе белән бер үк вакытта вак (кустарь) сәнәгать тә үсеш кичерә, анда 13,4 мең кеше исәпләнә, аларның зур өлеше крәстияннәр даирәсеннән чыккан, сезонлы эшчеләрдән гыйбарәт була. Эшчеләрнең чыгышлары белән крәстияннәрдән булуы һәм аларның авыл белән тыгыз элемтәләре саклануы реформалар чорында эшчеләр сыйныфының крәстияннәргә хас психоменталь һәм әхлакый нормаларның көчле йогынтысын кичерүенә китерә (күмәклекнең җәмәгать рухы, белем дәрәҗәсенең чикләнгәнлеге, гадел патшага ышаныч, башлыкларны һәм руханиларны зурлау).
Эшчеләр сыйныфы формалашуның үзенчәлеге заводларның һәм фабрикаларның техник яктан түбән дәрәҗәдә җиһазландырылуы һәм эшче көчне экстенсив формаларда файдалану нәтиҗәсендә эшчеләрнең аеруча эре предприятиеләрдә туплануыннан гыйбарәт була. 1913 елда эшчеләрнең 76% тан күбрәк өлеше губернаның эре предприятиеләрендә (100 дән артык эшче; мәгълүматлар буенча, 212 предприятие) эшли. Туплану процессында бер предприятиедәге уртача эшчеләр саны 1879 елда 51 кешедән 1913 елда 127 кешегә кадәр арта.
Эшчеләр сыйныфының аеруча зур өлеше 25 завод һәм фабрикада, шул исәптән Алафузовлар завод-фабрикаларының сәүдә-сәнәгать ширкәте җитен эрләү-туку предприятиесендә (3 меңләп кеше) һәм Крестовниковларның Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү һәм химия заводында (2,3 мең кеше) туплана.
Икенче үзенчәлек — эшчеләр сыйныфының Казанда тыгыз тупланышы, 1913 елда анда барлык сәнәгать предприятиеләренең 52,8 % ы, шул ук вакытта губернаның өяз шәһәрләрендә (Чистайда, Спаста, Мамадышта, Тәтештә һ.б. да) бик аз сандагы эшчеләре белән нибары 12,2 % ы урнашкан.
Эшчеләр сыйныфы формалашуның өченче үзенчәлеге аның составында күп санда ярымпролетарий-крәстияннәр булудан гыйбарәт. Мәсәлән, 1913 елда губернадагы барлык предприятиеләрнең 35% ы авыл торак пунктларында урнашып, яллы эшчеләрнең зур өлешен җирле крәстияннәр тәшкил итә.
XIX – XX йөзләр чигендә Казанның эшчеләр сыйныфы милли структурасының төп өлешен руслар (77,8%) һәм татарлар (22%) хасил итә.
Татар эшчеләре, башлыча, сәнәгатьнең үсемлек һәм хайван җепселләрен эшкәртү (20 %) кебек тармакларында мәшгуль булалар.
Рус эшчеләре җирле сәнәгатьнең барлык тармакларында диярлек, бигрәк тә металл эшкәртү (95,7%), азык-төлек җитештерү (86,3%) һәм агач эшкәртүдә (79,8%) әйдәүче урынны билиләр. Казан губернасында татар эшчеләр сыйныфы формалашуның төп үзенчәлеге әлеге процессның җирле сәнәгатьтә төп урынны тоткан рус буржуазиясе җитәкчелегендә баруыннан гыйбарәт.
1913 елда 187 предприятиене (91,5%) — рус буржуазиясе, 15 предприятиене (4,3%) татар буржуазиясе вәкилләре били. Рус, өлешчә татар буржуазиясе милкендәге предприятиеләрдә татар эшчеләре рус эшчеләренә караганда авыррак хәлдә булалар, чөнки аларның күпчелеге башлыча ярдәмче һәм аз түләүле эшләрдә файдаланыла. Алар арасында сезонлы эшчеләр — татар авылларыннан чыгучылар күп була.
Татар эшчеләр сыйныфының төп өлеше татар сәүдә-сәнәгать буржуазиясе вәкилләре Акчуриннар, Рәмиевләр, Сәйдәшевләр, Субаевлар, Үтәмешевләр һ.б. предприятиеләрендә формалаша.
Татар эшчеләренең аерым һөнәри отрядлары Көнчыгыш Себердәге һәм Урал алдындагы алтын приискларында, Урал металлургия заводларында, Баку нефть промыселларында, Донбасстагы күмер шахталарында һ.б.да оеша. 1917 елда Донбасс предприятиеләрендә — 35 мең тирәсе, Баку нефть чыгару сәнәгатендә — 5,3 меңнән артык, Орехово-Зуево предприятиеләрендә 5 мең чамасы татар эшчеләре эшли. Бу чорда Россиядә 150 мең, шул исәптән Казан губернасында 8–10 мең татар эшчесе исәпләнә.
Аз җирлелек, еш кына иген уңмау, салымнарның артуы татар крәстияннәрен сәнәгый төбәкләргә китеп эшләргә мәҗбүр итә; эшчеләр сыйныфының җирле һөнәри отрядларына кушылып, акрынлап элеккеге авыл көнкүрешеннән аерылып, аларның күбесе шунда озакка кала.
Икътисадта барган процесслар эшчеләр сыйныфы тереклек эшчәнлегенең күп кенә яклары белән үзара катлаулы һәм каршылыклы тәэсир итешә. XIX–XX йөзләр чигендә сәнәгатьнең тиз күтәрелеше Россия җәмгыятендәге, эшчеләрнең тормыш шартларындагы һәм аларның аңындагы мөһим үзгәрешләр белән туры килә. Тормыш темпларының һәм сыйфатының кискен үзгәрүе, мәнфәгатьләр бәрелеше җәмгыятьтә социаль киеренкелеккә, эшчеләр сыйныфының иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге активлашуга китерә. Эшчеләр икътисади һәм сәяси көрәшкә (предприятиеләрдә стачкалар һәм забастовкалар) активрак тартыла, үзләренең һөнәри һәм иҗтимагый-сәяси оешмаларын булдыра башлыйлар.
XX йөз башындагы революцион вакыйгалар киң эшчеләр массаларының иске мораль нормаларыннан — күндәмлек, басынкылык сыйфатларыннан һ.б.дан читләшүенә, чынбарлыктагы хәл белән килешмәүчәнлек, стачкачылар көрәшендә күмәкчелек, катгыйлык һәм ныклык кебек сыйфатлар булуга булышлык итә. 1905–1917 елларда Казан губернасында 120 ләп стачка һәм забастовка булып уза, тулы булмаган мәгълүматлар буенча аларда 50 меңнән артык кеше катнаша. Нәтиҗәдә эш көне озынлыгын (уртача 13–14 сәгатьтән 10–11,5 сәгатькәчә кыскара), эш бирүчеләр таләп иткән штрафларны түләтү тәртибен билгеләгән закон актлары кабул ителә.
1900–1913 елларда эшчеләрнең уртача еллык хезмәт хакы 57,2 % ка (127 сум 80 тиеннән 200 сум 92 тиенгә кадәр) арта. 1913 елда номиналь хезмәт хакы күләме буенча Казан губернасы Россиянең Европа өлешендәге 68 губернасы арасында 38 нче урынны били. 1912 елның 23 июнендә сәнәгать эшчеләрен авырулардан һәм бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү турында законнар чыгарыла, шул рәвешчә хастаханә кассалары оештыру мөмкинлеге барлыкка килә.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында Казан губернасының эшчеләр сыйныфы структурасында мөһим алга китеш була. Сугыш аркасында мобилизацияләр һәм җитештерүнең киңәюе эшчеләр сыйныфының сан һәм сыйфат составына йогынты ясый. Әлеге чорда эшчеләр сыйныфының саны шактый арта, 1917 елга ул 43,5 мең кешегә җитә (шул исәптән 3,6 меңнән артык татар эшчеләре). Фронтның хәрби ихтыяҗларын тәэмин иткән химия, күн җитештерү һәм тегүчелек сәнәгатендә 30 меңгә якын кеше, шулардан Алафузов фабрикаларында — 10 меңгә кадәр (аерым чорларда — 16 меңгә кадәр), дары заводында — 9 меңгә кадәр, Шабановның формалы кием фабрикасында — 8 меңгә кадәр, Крестовниковлар предприятиеләрендә 2 меңгә кадәр кеше эшли.
Сугыш елларында Казан губернасының сәнәгать эшчеләре составында хатын-кызлар күбәя – 1914 елда алар 27,7 % булса, 1916 елда 41,4 % тәшкил итә.
Сугыш елларында икътисадның милитаризацияләнүе корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерүче предприятиеләрнең чиктән тыш үсүенә китерә. Хәрби өлкә һәм халык ихтыяҗлары өчен җитештерү арасындагы ярашмаучанлыкны дәүләт органнары (махсус киңәшмәләр һ.б.) тарафыннан чималны, ягулыкны, җиһазларны, транспорт чараларын, эшче көчне һәм азык-төлекне базардан тыш бүлү юлы белән хәл итү омтылышлары илдә якынлашып килгән социаль-икътисади кризисны булдырмый кала алмый.
Социаль-икътисади киеренкелек Россия армиясенең җиңелүләре белән кискенләшә, ахыр чиктә 1917 елгы Февраль революциясенә китерә; революциядән соң Казан губернасында эшчеләр хәрәкәте сизелерлек җанлана. Апрель-май айларында сәнәгать предприятиеләренең күпчелегендә эшчеләр үз ихтыярлары белән 8 сәгатьлек эш көне, җитештерү һәм товарларны бүлү өстеннән үз контрольләрен урнаштыралар, фабрика-завод комитетлары оештыралар.
Эшчеләрнең хәле, кыска вакытта гына яхшырганнан соң, икътисади бөлгенлек нәтиҗәсендә кабат авырлаша. Сәнәгать товарларына бәяләр арту хезмәт хакы үсешен күпкә узып китә. Күп кенә предприятиеләр ябыла, эшсезлек үсә. Әлеге шартларда эшчеләр массаларының сәясиләшү процессы тизләнә. 1917 елның октябрендә, хәрби гарнизон солдатлары белән бергә, эшчеләр Казанда һәм губернада совет хакимияте урнаштыруда актив катнашалар.
Большевиклар хакимияткә килгәннән соң эшчеләр сыйныфы җәмгыятьнең җитәкче көче (гегемоны) дип белдерелә, ләкин тоталитар система шартларында ул үз мәнфәгатьләрен реаль чагылдыру һәм яклау мөмкинлекләреннән мәхрүм ителә; илдә акрынлап «хәрби-коммунистик» диктатура урнаша.
Гражданнар сугышы елларында Казан губернасы эшчеләреннән төрле хәрби берәмлекләр оештырыла, алар Кызыл һәм Ак армияләрнең сугыш хәрәкәтләрендә актив катнашалар. «Хәрби коммунизм» сәясәтен гамәлгә ашыру чорында эшчеләр сыйныфы вәкилләре губерна азык-төлек әзерләү органнары эшендә, банкларны сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрен национализацияләүдә катнашалар.
Национализацияләү барышында эшчеләр формаль рәвештә фабрикалар һәм заводларның хуҗаларына әвереләләр, предприятиеләрдә эшчеләр контроле урнаштыралар. Хосусый предприятиеләрнең эшчеләр сыйныфы «кулына» күчүе моңарчы губерна икътисадының төп тармаклары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы арасында яшәп килгән икътисади элемтәләрне тарката, аларда кризислы күренешләрне көчәйтә.
Сәнәгатьне киң колачлы национализацияләү предприятиеләрнең бер өлеше ябылуга һәм эшчеләр сыйныфы санының кимүенә китерә. 1918 елда сәнәгать эшчеләренең саны 11 меңнән артык кешегә кими. Бер үк вакытта эшсезлек үсә: 1918 елның маена исәптә торучы эшсезләрнең саны 13253 кешегә кадәр арта.
Эшсезлекне киметү максатында 1920 елдан башлап эшчеләрне актив рәвештә төрле торгызу эшләрендә һәм илдәге удар төзелешләрдә (Екатеринбург, Ижевск, Сормово заводлары һ.б. предприятиеләр), Донбасс шахталарында, Грозный нефть промыселларында (7,5 меңләп кеше), тимер юлларда (17640 кеше) файдалана башлыйлар. Гражданнар сугышы елларында эшчеләр сыйныфының сыйнфый йөзен югалту процессы кискен көчәя, эшчеләр, дистәләрчә һәм йөзләрчә кешелек төркемнәр булып, заводлардан һәм фабрикалардан китәләр, тамак туйдыру өмете белән авылларга юнәләләр.
Сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда, Казанда сәнәгать эшчеләренең 52% ы кала, аларның да яртысына гына дәүләт фондыннан азык-төлек паеклары бирелә. 1921 елның мартында яңа икътисади сәясәткә (нэп) күчү белән сәнәгатьтә ведомство реструктуризациясе һәм өлешчә хосусыйлаштыру уздырыла. 1922–1923 елларда Татарстан икътисадын торгызу башлана. Нэпның базар механизмнары эшчеләр сыйныфы хәлендә уңай чагыла башлый. 1926 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча, республикада 35 меңләп эшче исәпләнә, шулардан 16,9 меңгә якын кеше цензлы сәнәгатьтә эшли.
Фабрика-завод эшчеләренең гомуми исәбендә текстильчеләр — 2578, металл эшкәртү тармагындагылар — 2203, күнчеләр — 1146, химия предприятиеләрендә эшләүчеләр — 819, азык-төлек җитештерүчеләр 767 кеше тәшкил итә. Сәнәгать эшчеләр сыйныфының 27,3% ы авыр сәнәгать тармакларында эшли. Җенес һәм яшь буенча эшчеләр сыйныфы составы үзгәреш кичерә. Эшчеләрнең металл эшкәртүчеләр, химия тармагында эшләүчеләр һәм текстильчеләр кебек һөнәри отрядларында 1,5 меңнән артык хатын-кыз исәпләнә. Җитештерүдә үсмерләр хезмәтен файдалану кискен кими.
1920 еллар Татарстанда милли эшче кадрларның тиз формалашуы һәм үсеше белән сыйфатлана. 1925 елның ахырына республиканың эре сәнәгатендә эшчеләр сыйныфында татарларның чагыштырмача өлеше 25,1 % ка кадәр арта. 1926 елда республикада 7905 татар эшчесе (шул исәптән 1671 хатын-кыз) исәпләнә, шулардан 3490 кеше (643 хатын-кыз) фабрика-завод сәнәгатендә эшли. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, 1926 елның ахырына СССРда 99,5 мең татар эшчесе исәпләнә. Мәгълүматлар бирелгән 55977 кешедән 15903 кеше фабрика-завод сәнәгатендә мәшгуль була. 1928 елда республикада сәнәгать эшчеләренең саны революциягә кадәрге күрсәткечкә тиңләшә.
1920 елларның икенче яртысында — 1930 елларда Татарстан халык хуҗалыгында тизләтелгән индустрияләштерү башлангач, эшчеләр сыйныфының сыйфат һәм сан составында шактый зур үзгәрешләр була. Индустрияләштерү елларында эшчеләр сыйныфы башлыча авыллардан кайткан элеккеге пролетарий, кустарьлар, һөнәрчеләр кадрлары, шәһәрләрдә яшәгән эшсезләр, крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерүдән һәм кулакларны йорт-җирләреннән куудан качкан батраклар һәм авыл кешеләре (колхозчылар, аерым хуҗалык ияләре, таза тормышлы крәстияннәр, административ мәхрүм ителгәннәр) хисабына тулылана. 1926–1928 елларда сәнәгатькә һәм төзелешкә 20 меңнән артык эшсез җибәрелә. 1930 елда Татарстанда хезмәт биржасы ябыла, рәсми рәвештә эшсезлекнең бетерелүе хакында игълан ителә.
Эшчеләр сыйныфы сафлары шулай ук укучы яшьләр хисабына тулылана, алар өчен һөнәри-техник белем бирү курслары һәм мәктәпләре оештырыла. 1932 елның 1 декабренә фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәпләрендә һәм алар тибындагы уку йортларында 8271 кеше (шул исәптән 31,3 % — эшчеләр балалары, 41 % — колхозчылар балалары) укый. 1932–1935 елларда ФЗУлар 10 мең яшь эшче әзерли.
Моннан тыш, яшьләрнең бер өлеше җитештерүдә техник уку уза (1931 елда фабрикаларда һәм заводларда 2,7 мең кеше укый). 1937 елның 1 гыйнварына Татарстан җирле сәнәгатендә квалификацияле эшчеләр 53,3% тәшкил итә. Татар эшчеләренең 50% тан артык өлеше квалификация ала. 1940 елга эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең тулай саны 367,9 мең кешегә, шул исәптән сәнәгать җитештерүендә 133,1 мең кешегә җитә. 1939 елда республика халкы структурасында сәнәгать эшчеләренең һәм хезмәткәрләрнең өлеше 35,2% тәшкил итә (1926 елда — 2,1%).
Индустрияләштерү елларында Татарстан эшчеләре һәм крәстияннәре массачыл рәвештә илнең «зур төзелешләре»нә китә башлыйлар. 1931 елда гына да Донбасска, Уралга һәм илнең башка төбәкләренә — 125 меңләп, 1939 елның май-сентябрь айларында — 21320 (шул исәптән күмер сәнәгатенә — 13957), 1941 елның гыйнвар-июнь айларында 28000 нән артык кеше җибәрелә. Нәтиҗәдә әлеге төбәкләрдә татар эшчеләренең яңа һөнәри отрядлары оеша башлый, татар халкы тупланып яшәгән җирләрдә туган телдә вакытлы матбугат чыгарыла («Донбасс эшчесе», «Пролетар», «Тау эше техникасы» һ.б.). 1939 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча СССРда 502 меңнән артык, шул исәптән РСФСРда 422 меңләп татар эшчесе исәпләнә.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Кызыл Армиянең тыл базасына әверелә. Сәнәгатьне Көнбатыштан Көнчыгышка эвакуацияләү нәтиҗәсендә республика эшчеләр сыйныфының чагыштырмача өлеше шактый арта. Сугышның беренче елларында республика территориясендә 70 тән артык эвакуацияләнгән предприятие (76 мең эшче) урнаштырыла һәм файдалануга тапшырыла. Сугыш чорында сәнәгатькә Казанның эшкә сәләтле халкыннан 15 меңләп кеше җибәрелә.
Эшчеләр сыйныфы сафларын тулыландыруда 1940 елда оештырылган дәүләт хезмәт резервлары системасы училищеләре һәм мәктәпләре зур роль уйный. Сугыш елларында 220 меңләп кеше, шул исәптән хезмәт резервы училищеләре һәм мәктәпләре тарафыннан 53 белгечлек буенча 52,1 мең эшче әзерләнә һәм яңадан әзерләп чыгарыла. Сугышның соңгы елларында җитештерүдә индивидуаль-бригада алымы белән укыту киң җәелдерелә, әлеге алым яңа эшчеләрнең 85% ын колачлый.
Сугыш чорында эшчеләр сыйныфының шулай ук һөнәри составы үзгәрә, аның нигезен оборона сәнәгатендә эшләүче эшчеләр тәшкил итә. 1941–1945 елларда, эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне хәрәкәттәге армиягә күпләп мобилизацияләүгә карамастан, 1940 ел белән чагыштырганда, сәнәгатьтә, төзелештә һәм транспортта аларның саны 16% ка арта.
Фронтка киткән квалификацияле эшчеләргә алмашка хатын-кызлар һәм үсмерләр килә. 1941–1944 елларда республиканың сәнәгать предприятиеләрендә эшләгән хатын-кызларның чагыштырмача өлеше 33,1% тан 53,8% ка кадәр үсә. Эшчеләрнең 40–50% ын яшьләр тәшкил итә. Патриотизм, иҗтимагый һәм хезмәттәге активлык нәтиҗәсендә, бигрәк тә хәрби сәнәгатьтә, хезмәт җитештерүчәнлеге арта. Күп кенә эшчеләргә тәүлеккә 12–14 сәгать эшләргә туры килә. Стахановчылар һәм җитештерү новаторлары хәрәкәтләре активлаша. Татарстан эшчеләре хезмәттәге казанышлары өчен СССРның 606 ордены һәм 599 медале белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланганнан соң Татарстанда кабат эшчеләр сыйныфының саны арта башлый. 1950 еллар башына эшчеләр сыйныфының квалификация һәм яшь составы торгызыла. Республика эшчеләр сыйныфы тулылануның төп формалары оештырып җыюдан, предприятиеләр тарафыннан туплаудан, иҗтимагый чакырудан гыйбарәт була. Элеккечә үк крәстияннәр эшчеләр сыйныфы сафларын туплауның иң зур чыганагы булып кала; крәстияннәр предприятиеләрнең һәм оешмаларның колхозлар һәм совхозлар белән төзелгән шартнамәләре нигезендә сәнәгый җитештерүгә китәләр. 1939 елда һәм 1959 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстандагы шәһәр халкының саны 614,3 меңнән 1190,3 мең кешегә кадәр арта, авыл халкы саны, кимеп, 2299,9 мең кешедән 1660,1 мең кешегә кала.
1950 елларда кәсепләр кооперациясе предприятиеләре бетерелү нәтиҗәсендә эшчеләр сыйныфы шулай ук кооператив артельләр хезмәткәрләре хисабына тулылана. Эшчеләр сыйныфы сафларын тулыландыруда дәүләт хезмәт резервлары системасының Татарстан территориясе идарәсе карамагындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәпләрендә һөнәрчелек, тимер юллар техник училищеләре һәм мәктәпләре зур роль уйный, алар 1946–1958 елларда сәнәгатьнең төрле тармакларына 63 меңнән артык белгеч әзерләп җибәрәләр.
Бер үк вакытта эшчеләр сыйныфы составы урта мәктәпләрне тәмамлап, җитештерү курсларында, максатка билгеләнгән һәм техминимум мәктәпләрендә, бригадада һәм индивидуаль укыту процессында эшче белгечлекләр алган затлар хисабына тулылана. 1958 елга укытуның әлеге формалары 40 меңнән артык яшь эшчене колачлый.
1960 елда сәнәгатьнең төрле тармакларында 287,1 мең эшче (Татарстан халык хуҗалыгында мәшгуль халыкның 28 % ы) эшли.
Эшчеләр сыйныфы структурасында да сыйфат үзгәрешләре була. 1940 ел белән чагыштырганда, 1958 елда җиңел сәнәгатьтәге эшчеләрнең саны 25,1% тан 17,5% ка кадәр, урман һәм агач эшкәртү сәнәгатендә 20% тан 14,7% ка кадәр кими. 1950–1958 елларда химия сәнәгатендә эшләүчеләр саны — 2 тапкыр диярлек, машиналар төзелеше һәм металл эшкәртү предприятиеләрендә — 2 тапкырдан күбрәккә, төзелеш тармагында — 3 тапкырдан күбрәккә, текстиль индустриясендә 2 тапкыр диярлек арта.
Сугыштан соңгы елларда эшчеләр сыйныфының яшь составы шактый зур үзгәрешләр кичерә, 40 яшькә кадәрге эшчеләрнең чагыштырмача өлеше күпкә арта. 1958 елда ул төзелеш предприятиеләрендә — 84%, нефть сәнәгатенең бораулаучы предприятиеләрендә — 87%, нефть чыгару индустриясендә — 86%, машиналар төзелеше, металл эшкәртү һәм төзелеш материаллары предприятиетиеләрендә 80% тәшкил итә. 1947–1958 елларда стажы 10 елга кадәрге эшчеләр саны 90% тан 58% ка кадәр кыскара.
Әлеге җенес буенча да эшчеләр сыйныфы составы үзгәрә: хатын-кыз эшчеләр саны 64% тан (1946 ел) 51,3% ка кадәр (1958 ел) кими. 1958 елда эшчеләрнең тулай исәбендә хатын-кызлар өлеше химия сәнәгатендә – 57%, җиңел сәнәгатьтә – 78% тан артык, текстиль сәнәгатендә – 72%, машиналар төзелеше һәм металл эшкәртүдә – 44%, нефть чыгару индустриясендә 27% тәшкил итә.
Эшчеләрнең милли составы да үзгәреш кичерә – 1958 елда сәнәгатьтәге барлык эшчеләрнең 32% ка кадәрге өлеше татарларга туры килә. Сугыштан соңгы чорда төп закончалык эшчеләр сыйныфының саны, хезмәткәрләрнең башка категорияләре арасында фабрика-завод эшчеләренең чагыштырмача өлеше артудан гыйбарәт була. 1959 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча, СССРда — 1,1 млн нан артык, шул исәптән РСФСРда 910 меңнән артык татар эшчесе исәпләнә. Эшчеләр саны буенча татарлар СССРда руслар, украиннар һәм белоруслардан соң дүртенче, РСФСРда руслардан соң икенче урынны били.
1960–1980 елларда җитештерүгә фәнни-техник революция (ФТР) казанышларын кертү чорында Татарстан эшчеләр сыйныфы төп отрядларының, бигрәк тә оборона предприятиеләрендә эшләгән өлешенең һөнәри асылы шактый үзгәрә. Эшчеләр сыйныфының тармак, һөнәри һәм квалификация составында зур үзгәрешләр була.
Техник алгарыш җитештерүнең автоматлаштырылуы һәм җитештерү циклларының комплекслы механикалаштырылуы белән бәйле эшче профессияләр җыелмасының артуына, шулай ук авыр кул хезмәте башкаручылар санының кимүенә китерә. Сәнәгатьнең төрле тармакларының җитештерү-техник базасы халәтенә принципиаль үзгәрешләр керткән һәм эшчеләрнең һөнәри составы камилләштерелүгә сәбәп булган индустриаль һәм фәнни-техник алгарыш үз хезмәтләрендә акыл эшчәнлеген һәм физик эшчәнлекне берләштергән югары квалификацияле хезмәткәрләр төркеме барлыкка килүгә этәрә. 1960 еллар ахырында әлеге төркемнең чагыштырмача өлеше Татарстан эшчеләр сыйныфының 2 % ыннан артмый.
Фәнни-техник революция, һөнәри белемнәргә, оештыру сәләтләренә, шулай ук хезмәт ияләренең гомуми мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсенә карата арта барган таләпләр куеп, төп җитештерүче көчнең — эшчеләрнең һәм инженер-техник кадрларның җитештерү һәм вазифалары асылын тамырдан үзгәртү өчен алшартлар тудыра. Хезмәткәрләр квалификациясен күтәрү һәм үзгәртү максатында, бигрәк тә хезмәтнең аеруча интенсив үсеш кичергән өлкәләрендә, вакыт-вакыт яңадан әзерләү ихтыяҗы барлыкка килә.
Татарстанда бу тенденция СССР МСның «Һөнәри-техник белем бирү системасы уку йортларында квалификацияле эшчеләр әзерләүне алга таба яхшырту чаралары турында» (1969 ел) һәм «Һөнәри-техник белем бирү системасын алга таба яхшырту турында» (1972 ел) карарлары кабул ителгәннән соң үсеш ала. 1980 елның ахырына Татарстанда эшчеләр сыйныфының һөнәри отрядларын әзерләүдә һәм яңадан әзерләүдә һөнәри-техник белем бирү системасының 116 училищесе катнаша, алар квалификацияле эшче кадрларга булган ихтыяҗның 20 % тан артыгын тәэмин итәләр.
Шулай ук җитештерүдә укыту-өйрәтүнең төрле формалары файдаланыла. КамАЗ һәм Түбән Кама нефть химиясе предприятиеләре комплексы төзелеше вакытында 1970–1978 елларда «Камгэсэнергострой» идарәсенең уку-укыту комбинатында (Чаллы шәһәре) 50 мең төзүче әзерләп чыгарыла. Ел саен 1 меңнән артык төзүче әзерләгән шундый ук комбинат Түбән Камада эшли. 1974–1978 елларда Түбән Кама шин заводында төрле белгечлекләр буенча 12 меңләп эшче әзерләнә. Яңа кадрларның зур өлешен колхоз крәстияннәре тәшкил итә; алар, 1970 елларның икенче яртысында авылларда яшәүчеләргә тулысынча паспортлар бирелүдән файдаланып, авыл җиреннән яңа төзелүче шәһәрләргә күченеп киләләр, эшчеләрнең яңа отрядларын хасил итәләр. Татарстан вәкилләреннән тыш, алар арасында илнең башка республикаларыннан һәм өлкәләреннән чыгучылар була. КамАЗның автомобильләр төзүче эшчеләр әзерләүче уку-укыту базалары Автомобиль сәнәгате министрлыгының барлык эре предприятиеләрендә (СССРның 26 шәһәрендә) оештырыла.
КамАЗ өчен югары квалификацияле белгечләрне «АвтоЗИЛ» һәм «Россельмаш» предприятиеләре каршындагы югары техник уку йортлары әзерли. Нәтиҗәдә, 1978 елның ахырына КамАЗга 7 меңнән артык белгеч килә. Төрдәш предприятиеләрдә 20 меңләп эшче уку-өйрәнү уза. Бер үк вакытта, 1970–1978 елларда, КамАЗда 60 мең эшче квалификацияләрен күтәрә.
Эшчеләр квалификациясен күтәрү системасын даими камилләштерү, социаль һәм техник алгарыш Эшчеләр сыйныфының шактый дәрәҗәдә сыйфат ягыннан үсешенә китерә. 1980 еллар башына Татарстан эшчеләренең 90 % тан артык өлеше югары, урта һәм тәмамланмаган урта белемгә ия була.
1946 ел белән чагыштырганда, 1989 елга сәнәгатьнең төрле тармакларында эшчеләр саны — 4,5 тапкыр, төзүчеләр — 9,7 (16,8 мең кешедән 226,1 мең кешегә кадәр), транспортчылар — 3,7 (32,5 меңнән 116,9 меңгә кадәр), хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең исәбе 3,6 тапкыр күбәя. Татарстан эшчеләр сыйныфының тулай исәбе 4,3 тапкыр арта. 1989 елда Татарстанда 1,62 миллион эшче һәм хезмәткәр (шулардан 582,4 мең кеше сәнәгатьтә эшли), шул исәптән 734,4 мең татар эшчесе (эшләүчеләрнең тулай исәбеннән 45 %) исәпләнә.
Татар эшчеләре авыл хуҗалыгында — 56%, транспортта — 46%, төзелештә — 45%, сәнәгатьтә 41% тәшкил итәләр. Эшчеләр сыйныфы һәм хезмәткәрләр структурасында хатын-кызлар 53,3% били.
1980 еллар ахырында – 1990 еллар башында Татарстан икътисадындагы кардиналь институциональ һәм структур үзгәрешләр эшче көчкә ихтыяҗ кимүнең һәм шуның нәтиҗәсендә эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе төшүнең төп сәбәпчесе була.
1990 еллар башында җиңел һәм авыр (оборона) сәнәгатьтә эшче кадрлар саны аеруча сизелерлек күләмдә кими. 1990 елларда әлеге тармакларда җитештерү тиңдәшле рәвештә 71 % һәм 67 % тәшкил итә. Сәнәгать предприятиеләрендә эшчеләр саны 397,6 мең кешегә кадәр азая (1998 ел).
Әлеге факторлар тәэсирендә республика икътисади секторының төрле тармаклары арасында мәшгуль халыкның кабат бүленүе гамәлгә ашырыла. Хезмәт күрсәтүләр һәм сәүдә, бигрәк тә базар инфраструктурасы белән бәйле тармакларда — арадашчылык һәм финанс-кредитлау эшчәнлегендә, шулай ук сәнәгатьнең нефть һәм газ чыгару тармакларында эшләүчеләр саны тотрыклы рәвештә арта.
Гомуми алганда, 1990 елларда хезмәт базары кадрларның гаять хәрәкәтчәнлеге белән сыйфатлана. Эшчеләр саны кимүнең төп сәбәбе — аларның үз теләкләре белән эштән чыгуы. Штатлар кыскару сәбәпле, хезмәттән китү очраклары аз була, чөнки азат ителүче хезмәткәрләргә законнарда каралганча матди ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр булмау сәбәпле предприятиеләр эштән җибәрүнең андый формасын кулланмыйлар.
Шул ук вакытта Татарстан предпрятиеләрендә администрация инициативасы белән түләүсез яки өлешчә түләүле мәҗбүри ялга җибәрү гамәлгә ашырыла, шул сәбәпле республикада кабат эшсезлек барлыкка килә, 1990 еллар башында эшсезләрне теркәү янә гамәлгә кертелә. Вазгыятьне үзгәртү максатында төрле алымнар — җитештерүне киңәйтү һәм эшчәнлекнең яңа өлкәләрендә эш урыннары булдыру, ташламалы кредитлау яки сәнәгать предприятиеләренә салым ташламалары бирү, предприятиеләрнең тулы булмаган эш атнасына күчүе, пенсия яшен катгый билгеләү яки закон тарафыннан билгеләнгән пенсия яшен киметү хисабына эшчеләр көчен тәкъдим итүне азайту, керем алу күздә тотылмаган вакытлыча эш урыннары булдыру (җәмәгать эшләре), эшчеләрне яңадан әзерләү һәм аларның һөнәри квалификациясен күтәрү кулланыла.
1990 еллар ахырында – 2000 еллар башында Татарстанда сәнәгать җитештерүе өлкәсендә сәясәтне алыштыру (базар мөнәсәбәтләренә «йомшак керү», кризис шартларында җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, югары өстәмә бәяле көндәшлеккә сәләтле продукция булдыру максатларында предприятиеләргә ярдәм итүдән аларның инновацион үсешен стимуллаштыруга күчү һ.б.) сәнәгатьнең стратегик яктан мөһим тармакларында кризис күренешләрен җиңеп чыгуга, республика халкының мәшгульлеген арттыруга һәм эшчеләр арасында эшсезлекне киметүгә мөмкинлек бирә.
2006 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүендә 420 мең чамасы кеше, яки республикада барлык эшләүчеләрнең 23,3 % ы мәшгуль була. Хәзерге вакытта татар эшчеләренең аеруча зур төркемнәре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Идел буе, Урал, Себер, Украина шәһәрләрендә яши. XXI йөз башына БДБ илләренә 1 миллионлап татар эшчесе исәпләнә.
Материалы по истории Татарии. Казань, 1948. Вып. 1.
Зайцев А.И. Подъём экономики и культуры Татарии за 40 лет. Казань, 1957.
Белялов У.Б. Руководство хозяйственным строительством в Татарии в годы Гражданской войны (1918–1920). Казань, 1963.
Азизов К.И. Промышленность Татарии и пути повышения её эффективности. Казань, 1973.
Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921 гг.). Москва, 1976.
Гильманов З.И. Татария в Великой Отечественной войне 1941–45 гг. Казань, 1977.
Белялов У.Б. Руководство Коммунистической партии социалистической индустриализацией в национальных регионах Среднего Поволжья (1926–1944 гг.). Казань, 1978.
Рабочий класс Татарии (1861–1980 гг.). Казань, 1981.
Проблемы истории рабочего класса Татарии: Сб. статей. Казань, 1984.
Рабочий класс Поволжья в годы Первой мировой войны и Февральской революции (1914–1917 гг.). Казань, 1989.
Низамов И.А. Научно-технический прогресс и кадры. Елабуга, 1998.
Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана: В 2 т. Казань, 2001.
Калимуллин А.М. Природоохранные проблемы в контексте индустриального развития Татарстана в 1960-х – начале 1990-х годов. Казань, 2005.
Гатауллина-Апайчева И.А. Среднее Поволжье в годы экономической политики: социально-экономические процессы и повседневность. Казань, 2007.
Автор – Р.В.Шәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.