Татар гаиләсе

Татарларның гаилә мөнәсәбәтләре үсешенә милли гореф-гадәтләр һәм мөселман тәртипләре (кара: Гореф-гадәт) йогынты ясаган. Ислам тарафыннан урнаштырылган хокук кагыйдәләре (кара: Шәригать), керәшен татарларның яшәү рәвешен билгеләгән христиан кануннары кебек үк, үлгән кешене искә алу йоласы (кара: Мәет күмү һәм мәрхүмне искә алу йолалары) һәм бала тууга бәйле йолалар белән беррәттән, никах бәйләнешләренә кагыла.

Татарларда гаилә борынгы заманнардан ук тотрыклы хуҗалык итүнең бердәнбер мөмкин төре (кара: Җыен, Җәмәгать), җитеш картлыкның терәге булып торган, ә никахлашу исә табигый зарурлык булып саналган (1897 елгы халык исәбен алу буенча, Казан губернасында яшәүче халык арасында 50 яшьтәге һәм аннан да өлкәнрәк ирләрнең – 1,7, хатын-кызларның 3,6% гына бер тапкыр да никахлашмаган). Ата-ана һәм бала-чагасы гына булган кечкенә (XIX йөз ахырында андый гаиләнең уртача составы 5,4 кешегә җиткән) яисә 3–4 буын якын туганнарны берләштергән ишле татар гаиләләре гомумгаилә милегендә оеша.

Никахлашу

Кәләш яки кияү сайлау мәсьәләсен, кагыйдә буларак, гаилә башлыклары (әби, бабай, ата) хәл итә. Татарларда киленне, гадәттә, башка авылдан эзләгәннәр. Революциягә кадәрге Россиядә барлык халыклар өчен никахлашу турында бердәм канун булмый, шуңа күрә төрле дин тотучы затлар үз диннәренә бәйле төрле кагыйдәләр йогынтысына буйсынганнар. Кагыйдә буларак, татарлар үз милләте һәм дине вәкилләре белән никахлашканнар (Коръән мөселман ирнең башка диндәге хатын-кыз белән никахын тыймый, әмма гамәлдә мондый никахлар татар җәмәгатьчелегендә гаепләнгән, ә кайчакта эзәрлекләнгән). Гадәттә, тигез мөлкәтле кешеләр кодалау аша никахлашканнар, кәләш өчен чагыштырмача зур булмаган калым түләгәннәр, булачак килен исә үз чиратында ире яшәгән гаиләгә бирнә алып килгән (кара Туй йолалары). Сирәк кенә левират – баласыз тол хатынның үз каенесенә кияүгә чыгу очраклары булгалаган.

Яңа өйләнешүчеләрнең төп нигездә, ягъни кияүнең әти-әнисе йортында яшәүләре гадәти хәл итеп кабул ителгән, кияүнең килен әти-әнисе йортына килү очрагы бик сирәк булган. Гадәт буенча, гаиләле өлкән уллар вакытлар узу белән ата-ана йортыннан аерылып чыккан (кара: Башка чыгару), ата кеше хуҗалыгы төпчек улга мирас ителгән. XX йөз башына кадәр мишәрләрдә, Чыпца татарларында ишле гаиләләр (әти-әниләре белән бергә яшәүче берничә өйләнгән уллары – 3–4 никахлы пар) сакланып калган. Казан татарлары арасында ике никахлы пардан торган гаиләләр (ата һәм ана, ул һәм килен) шактый киң таралган. Гаилә кору төрле туй йолалары белән башкарылган, аларның үзәгендә дини йолалар торган: мөселманнар өчен никах укылган, ә керәшеннәрдә христиан гадәте буенча чиркәүдә кәбен койдырылган. Асылда, татарлар арасында, башлыча, моногамик гаиләләр өстенлек иткән. Шәригать полигамиягә (күп хатынлылыкка) рөхсәт бирсә дә, андый никахлар киң таралыш алмый (мәсәлән, 1844 елгы мәгълүматлар буенча, Казандагы 2112 ир-атның нибары 55е генә (2,6%) – 2; 6сы (0,2%) – 3; 2 се (0,09%) – 4 хатын белән яшәгән).

Гаилә тәртипләре

Татарларда гаиләләр тотрыклы булулары белән аерылып торган, гәрчә мөселманнарда иргә гаилә килешүен берьяклы гына өзәргә хокукый өстенлек бирелсә дә, аерылышулар бик сирәк күзәтелгән. Аерылышу өчен ирнең өч тапкыр «талак» дип әйтүе дә җиткән.

Социаль составы буенча гаиләләр гомоген (бертөрле) булган: балалар әтиләренең эшен дәвам иткән, хатын-кызның гаиләдәге урыны иренең тормышта тоткан дәрәҗәсе белән билгеләнгән. Татарларда хезмәт җенси принцип буенча бүленгән: ир-атлар хуҗалыкта авыр эшләрне башкарганнар, хатын-кызлар өйдә эшләгәннәр (крәстиян гаиләсендә алар хуҗалык тормышында ирләр белән беррәттән катнашып, зур мөстәкыйльлеккә һәм иреккә ия булганнар).

Җенесләрнең тигезсезлеге җәмгыятьтә һәм гаилә тормышында гадәти хәл исәпләнгән, башлыча, хатын-кызның икътисади яктан бәйле һәм юридик хокуктан мәхрүм булуында чагылган. Шәһәр татарларының иркен тормышлы катламының гаилә көнкүрешендә хатын-кызның иреген чикләүче тәртипләр (мәсәлән, кеше белән аралашу) тагын да катгыйрак булган. Татар хатыны иренең рөхсәтеннән башка өенә кунаклар чакырырга һәм хәтта үзенең әти-әниләре йортына барып килергә җөрьәт итмәгән.

Татарларда традицион гаилә этикетының төп принциплары балаларның - әти-әниләрне, кечкенәләрнең өлкәннәрне берсүзсез хөрмәт итүгә һәм олылауга корылган. Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә билгеле бер хисси басынкылык сакланган (балаларны артык узындырырга тырышмаганнар). Балалар кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнгәннәр (7–8 яшьтә малайлар кыр эшләрендә катнашканнар, ә кызлар йорт хуҗалыгында булышканнар). Кече яшьтән ата-анага булышу эшкә тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнү дип каралган. Татарлар балаларын укый-язарга өйрәтүне (малайларны да, кызларны да) даими игътибар үзәгендә тотканнар.

Татар гаиләсендәге җитди үзгәрешләр

XX йөздәге социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәртеп корулар татар җәмгыятендәге гаилә мөнәсәбәтләренең патриархаль нигезләрен какшата, татар гаиләсендәге дини гореф-гадәтләргә җитди үзгәрешләр кертә. 1917 елның декабрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы «Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә язылышып өйләнешү, балалар һәм актлар хәле китабын кертү турында» һәм «Аерылышу турында» дигән 2 декрет кабул итә. Әлеге документлар өйләнешү һәм гаилә, ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләре, ата-аналар һәм балалар турында яңа кагыйдәләрдән торалар. Дәүләт гражданлык хәле актлары теркәү бүлекләрендә (ЗАГС) теркәлгән никахларны гына таный, ә дини никахларны ир белән хатынның шәхси эше дип игълан итә. Баланың әти-әниләре саналырга тиешле затлар әлеге хакта гариза язарга тиеш була, аталыкны суд тәртибендә раслау канунлаштырыла, ир белән хатынның – икесенең яки берсенең теләге буенча – ирекле аерылышуы кертелә (икесенең дә теләге булган очракта – судсыз гына ЗАГСта хәл ителә). Балигъ булмаган балаларның кем белән калуларын, аларны тәрбияләү һәм карау буенча ир белән хатынның бурычларын ачыклауны суд хәл итә. 1930–1940 еллардан башлап, ирекле никахлашу нормага керә (шул исәптән терр. принцип буенча), милләтара никахлар ят күренеш булудан туктый (1999 елда Татарстанда мондый никахларның күрсәткече 25,7% ка җитә). Совет власте елларында татарларда хатын-кызның хәле, гаиләдәге урыны турындагы караш тамырдан үзгәрә. Хәзерге татар хатыны иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә актив катнаша. Яшь егет белән кызның әти-әниләренең социаль, матди хәле яшь гаиләне аеручы яки бергә кушучы билге булудан туктый. Татарларда яшь парларга никах беркетү өчен беренчел дәрәҗә шарт булып шәхси сыйфатлар (хезмәтне ярату, хуҗалык итү һ.б.), белем һәм хезмәткә әзерлек дәрәҗәсе санала. Теркәлмәгән никахлашулар («гражданлык никахлары») саны сизелерлек арта. 1990 еллардан башлап гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрнең демократияләшә баруы белән бергә, дини традицияләрнең, этник-конфессиональ гадәтләрнең, никах белән бәйле йолаларның, гаилә көнкүреше һәм хуҗалыгының яңару омтылышлары сизелә башлый.

1996 елның 8 декабрендә РФнең Дәүләт Думасы гаиләне ныгытуга, гаилә мөнәсәбәтләрен үзара ярату, хөрмәт итү һәм җаваплылык хисләрендә төзүгә нигезләнгән, гаилә эшенә кемнәрнеңдер башбаштакларча тыкшынуына юл куймауны һ.б. чараларны эченә алган Гаилә кодексын кабул итте. РФ Президенты В.В.Путинның 2007 елның 14 июнендә чыгарылган Указы нигезендә 2008 ел Гаилә елы дип игълан ителде. ТРда аңа хәзерләнү һәм уздыру вазифалары ТР Президенты М.Ш.Шәймиев җитәкләгән Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советына йөкләнде.

 Гаилә елы кысаларында ТРда социологик тикшеренүләр, конкурслар, фестивальләр, ярышлар, конференцияләр, хәйрия акцияләре һ.б. үткәрелде, аларда төп игътибар гаиләләрне (шул исәптән ишле гаиләләрне) социаль яклауга, гаилә мөнәсәбәтләренең абруен, гаиләнең нигезендә яткан кыйммәтләрне ныгытуга юнәлтелде.

Әдәбият

Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Казань, 1844;

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;

Бусыгин Е.П., Зорин Н.В., Столярова Г.Р. Этнодемографические процессы в Казанском Поволжье. Казань, 1991;

Мусина Р.Н. Семья и семейный быт // Татары. М., 2001;

Столярова Г.Р. Феномен межэтнического взаимодействия: Опыт постсоветского Татарстана. Казань, 2004.

Авторлар — Р.Р.Батыршин, Г.С.Сабирҗанов