«Шура» журналы

Чыгу урыны һәм вакыты

1908 елның 10 гыйнварыннан 1917 елның 31 декабренә кадәр Оренбургта татар телендә нәшер ителә, барысы 240 саны чыга.

Айга 2 тапкыр «Вакыт» газетасының кушымтасы буларак басыла.

Наширләре — М.Рәмиев, аннары З.Рәмиев (Дәрдемәнд), мөхәррире — Р.Фәхретдин.

Редакция составына Ф.Кәрими, К.Бәкер, Ш.Камал керә, журнал белән Й.Акчура, З.Бәшири, М.Бигиев, Я.Вәли, Җ.Вәлиди хезмәттәшлек итә.

Алтын приискасы хуҗалары Рәмиевләрнең финанс ярдәме белән «Шура» даими югары полиграфик дәрәҗәдә чыга.

Юнәлеше

Аның төп юнәлеше Россия мөселманнары, беренче чиратта, татарлар тормышын яктырту була.

Мәкаләләр дини, тарихи, мәгариф, әдәби, мәдәни, хатын-кызлар азатлыгы кебек мәсьәләләрне үз эченә ала.

Сәяси бүлеге булмый, сирәк кенә рус матбугатыннан күчереп басу белән чикләнә.

Мөселман бергәлеген модернизацияләүне яклый, ислам белән алгарышның, фән һәм диннең үзара ярашуын дәлилли (М.Бигиев).

«Шура»да элекке мөселман мәдәнияте тарихына һәм исламның асылын аңлатуга багышланган тарихи-фәлсәфи язмалар цикллары басыла; мөселман, аеруча төрки дөньяның бердәмлеге ассызыклана.

Педагогика, мәктәп гигиенасы мәсьәләләренә һәм укыту методикасына зур игътибар бирелә. Агарту характерындагы язмаларда Европа, бигрәк тә рус мәдәниятенең тәэсире ачык чагыла.

«Атаклы кешеләр һәм мөһим вакыйгалар» бүлегендә күренекле галимнәрнең хезмәтләренә бәяләр һәм тарихи истәлекләргә тасвирламалар бирелә.

Журнал битләрендә татарларның килеп чыгышы, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгының роле турында бәхәсләр яктыртыла (З.Вәлиди, Һ.Атласи, Р.Фәхретдин һәм башкалар).

«Хикәяләр, шигырьләр, юмор һәм мәкальләр» дигән зур бүлеге була. Оригиналь әсәрләр белән беррәттән, төрек, фарсы, Европа телләреннән тәрҗемәләр, шулай ук яшь язучылар (И.Башмаков, Х.Исхакый, Ә. Сәгыйди, М.Фәйзи, З.Ярмәки) һәм күренекле язучыларның (Ш.Камал, Г.Ибраһимов, Г. Тукай, Ә.Галимов, Г.Баттал, Я. Айманов) әсәрләре басыла.

Редакция татар әдәби теленең үз нигезендә үсүен яклый; татар әдәби телендә язылган иң яхшы әсәргә бәйге оештыра, «Болгар кызы» хикәясе белән М.Гафури җиңүгә ирешә. Р.Фәхретдин, Г.Ибраһимов, Г.Баттал һәм башкаларның әдәбият белеме буенча һәм тарихи-әдәби язмалары басыла.

«Библиографик күзәтүләр һәм тәнкыйть» бүлегендә яңа китапларга аннотацияләр бирелә.

Чыгу дәвамында басма күренекле татар журналларының берсе була, төрки халыклар арасында киң тарала.

Халык Комиссариаты Советының «Матбугат турында» Декреты чыгудан соң ябыла.

Әдәбият

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX в. Казань, 1966; 

Госманов М.А., Мәрданов Р.Ф. «Шура» журналының библиографик күрсәткече. Казан, 2000; 

Мәрданов Р.Ф. «Шура» журналы (1908–1917): әдәбият мәсьәләләре. Казан, 2001;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.