Эчтәлек

Яктылык һәм хәрәкәт күренешләре дә аваз ияртемнәре белән тасвирланырга мөмкин.

Семантик яктан аваз ияртемнәре ике зур төркемгә бүленә:

  • тавыш ияртемнәре;
  • образ ияртемнәре.

Тавыш ияртемнәре үзләре биш төркемгә аерыла:

  • кеше сөйләменә, көлүенә, елавына, йөткерүенә охшатып ясалган аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи;
  • кеше хәрәкәтеннән барлыкка килгән тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: шап-шоп (авыр гәүдәле кешенең аяк тавышы), тук-тук (шаку), тыпыр-тыпыр (биючеләрнең аяк тавышы);
  • хайван, кош-корт һәм төрле бөҗәкләр чыгарган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: чут-чут (сандугач сайравы), карр-карр (карга кычкыруы);
  • машиналар, механизмнар, эш, сугыш һәм музыка уен кораллары тавышларына охшатып ясалган аваз ияртемнәре: тыр-тыр (трактор тавышы), чатыр-чотыр (янган утын тавышы);
  • табигать тавышларын чагылдыра торган аваз ияртемнәре: чылтыр-чылтыр (чишмә тавышы), у-у-у (җил сызгыруы).

Образ ияртемнәре өч семантик төркемгә бүленә:

  • яктылык күренешләрен чагылдыра торган аваз ияртемнәре: ялт-йолт, ялтыр-йолтыр (ялтырау), җем-җем (җемелдәү);
  • эчке сиземләүләрне һәм соматик реакцияләрне чагылдыра торган аваз ияртемнәре: челт-челт (күзне ачып йому), дер-дер (тәннең калтыравы);
  • кыяфәт һәм характерны чагылдыра торган аваз ияртемнәре: тырт, тырт-мырт (үзсүзле, тиз үпкәли торган кеше турында).

Морфологик яктан аваз ияртемнәре 4 типка бүленә:

  • ялгызак аваз ияртемнәре: лап, шап, выж, чалт;
  • бердәй ике компонентлы аваз ияртемнәре: кых-кых, мыгыр-мыгыр, тук-тук;
  • парлы аваз ияртемнәре ык-мык, шатыр-шотыр, чаш-чож;
  • катлаулы аваз ияртемнәре: хи-ха-ха-ха, бака-ка-ка, фу-у-у-у.

Аваз ияртемнәре исем һәм фигыльләр ясау өчен нигез булып хезмәт итәләр. Исемнәр аваз ияртемнәренә -а/-ә, -га/-гә, -ылте/-елте, -ым кушымчалары ялганып ясалалар: бак-а, кар-га, гөр-елте, йолдыр-ым һ.б.

Аерым очракларда төрле тавышларның тасвирлары метафорик нигездә тавыш ияләренең үзләренә – җанлы һәм җансыз предметларга – күчерелеп, аларның исемнәренә әвереләләр: ләкләк, чыпчык, кәккүк һ.б.

Фигыльләр аваз ияртемнәренә -а/-ә, -ла/-лә, -да/-дә, -на/-нә, -ылда/-елдә кушымчалары ялганып ясалалар; ялтыр-а-у, гү-лә-ү, мыгыр-да-у. Татар телендә аваз ияртемнәре кил- һәм ит- ярдәмче фигыльләре тагылып тезмә фигыльләр ясау елда киң таралган: гөлт итү, кых-кых итү, чыр-чыр килү һ.б.

Аваз ияртемнәре җөмләдә, күбесенчә, рәвеш хәле, сирәгрәк – аергыч һәм хәбәр булып киләләр.

Әдәбият

Татар грамматикасы: 3 томда. М.-К., 1998. Т.2.