1 елда 1000 кешегә яки өйләнешеп торучы 1000 парга туры килә торган аерылулар саны (аерылышу коэффициенты) белән исәпләнә.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда, шул чорның демографик үзенчәлекләрен исәпкә алып, аерылышу процессын суд тәртибендә хәл итү законы кертелә һәм бу чорда Россиядә аерылышу күрсәткече иң түбән була. 1965 елдан, никахны гамәлдән чыгару процедурасы гадиләштерелгәннән соң, аерылышулар саны даими арта бара.

1950 елда Татарстанда аерылышу коэффициенты (1000 кешегә) – 0,4, 1970 елда – 1,9, 1980 елда – 3,3. 1990 еллар уртасына кадәр аерылышу коэффициенты туктаусыз үсә, унъеллык ахырына исә кимү процессы күзәтелә (1994 елда 4,0 дән 1998 елда 2,9 га кадәр). Ләкин шуннан соңгы елларда аерылышулар нык арта һәм 2002 елда иң зур күрсәткечкә җитә, барысы 21020 аерылышу теркәлә (аерылышу коэффициенты – 5,6).

2008 елда 15671 аерылышу теркәлгән (аерылышу коэффициенты – 4,2). Аерылышулар саны иң күбесе 20-30 яшьтәгеләргә туры килә, 50 яшьтән олыраклар арасында кими. Кагыйдә буларак, хатын-кызлар арасында аерылышулар яшьрәк вакытта ешрак очрый. 2008 елда аерылышучы ирләрнең 6,6% ы һәм хатын-кызларның 14,9% ы 18-24 яшьтә, тиңдәшле рәвештә, 47,3% һәм 50% – 25-39 яшьтә, 19,6% һәм 16,7% – 40-49 яшьтә, 8,2% һәм 7,4% ы – 50-59 яшьтә булган.

Шәһәр халкы, бигрәк тә зуррак шәһәрдәгеләр, авыл халкына караганда ешрак аерылыша. Аерылышуларның күпчелеге никахның беренче 5-10 елына туры килә. Баласыз гаиләләр балалыларга караганда чагыштырмача ешрак таркала. Шулай ук бер балалы гаиләләр арасында аерылышу коэффициенты ике яки өч балалы гаиләләргә караганда югарырак.

Автор – Ф.Г.Борһанов