Сан динамикасы, җенси структура, яше, шөгыле буенча, территория һәм торак пунктларда урнашуы, табигый хәрәкәтләр, миграция һ.б. күрсәткечләр белән сыйфатлана.

2017 ел башына ТРда халык саны 3885,3 кеше тәшкил итә. Халык саны буенча Татарстан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Башкортстан Республикасыннан калышып РФ субъектлары арасында сигезенче урынны алып тора.

1926–2010 елларда халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча Татарстанда халык саны 1199 мең кешегә яки 46% ка арта. Халык саны тарихның төрле этапларында төрлечә үзгәрә: ул 1921 елдагы һәм аннан соңгы еллардагы катастрофик корылык һәм ачлык нәтиҗәсендә, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында (сугышка кадәрге халык саны хәтта 1959 елдагы халык санын исәпкә алу вакытында да торгызылмаган була) шактый кими. 1970 елларда халык санының тиз һәм тотрыклы үсүе күзәтелә, моңа Татарстанга Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы объектлары төзелешенә читтән мигрантлар килүе сәбәп була. Шәһәр халкы һәм республикада яшәүчеләрнең гомуми санында аның өлеше өзлексез арта, авыл халкының саны кими.

Татарстанда халык саны

Еллар

Барлык халык, мең кеше

Шәһәр халкы, %

1920

2700,0

8,5

1926

2587,5

10,8

1939

2914,2

21,1

1959

2850,4

41,8

1970

3131,2

51,5

1979

3445,4

63,4

1989

3637,8

73,0

2002

3779,3

73,8

2007

3760,5

74,6

2018

3896,5

76,8

2020

3898,5

76,9

2022

4000,8

76,8

1990 елларда халык саны үсеше зур булмый — уртача елга 13,6 мең кеше яки 0,37%. 1992 елдан ул башлыча мигрантлар агымы (кара Халык миграциясе) бәрабәренә, 1993 елдан фәкатъ мигрантлар исәбенә генә бара, чөнки үлүчеләр саны туучылар санын узып китә һәм халыкның табигый кимүе башлана (кара Халыкның табигый артуы). 2000 елдан ТРда халык саны кими башлый. Халыкның табигый кимүенең төп сәбәбе — туымның шактый кимүе һәм үлемнең артуы. Туымның сизелерлек түбәнәюе 1990 елларда күзәтелә (шуңа охшаш күренеш 1970–1980 еллар башында була). 1000 кешегә туры килгән туучылар саны 1987 елда — 19,4, ә 1993 елда фәкатъ 9,3 кеше тәшкил итә. 1990 елларда туучыларның кимүе азсанлы «сугыш чоры оныклары» буынының никахлашу яшенә җитүе (кара Халыкның яшь структурасы), шулай ук илдә социаль-икътисади шартларның начарлануы, барыннан да бигрәк, халыкның яшәү дәрәҗәсе төшү белән аңлатыла. 2000 еллар башында туучылар саны тотрыклана башлый (туым коэф. 2004 елда — 10,3, 2005 елда — 9,8), 2012 елда — 14,5, 2016 да — 14,3).

ТР югары урбанизация дәрәҗәсе белән аерылып тора. 2017 елның башына шәһәр халкы саны 2976,2 мең кеше яки гомуми халык санының 76,6%ын тәшкил итә. Республика башкаласы Казанда 1231,9 мең (барлык ТР халкының 31,7%ы), Чаллыда — 529,8 мең (13,6%), Түбән Камада — 237,3 мең (6,1%), Әлмәттә — 154,3 мең (4%), Яшел Үзәндә 99,2 мең кеше (2,6%) яши.

Республикада 173 тән артык милләт вәкиле исәпләнә. Төп этник төркемне татарлар (барлык республикада яшәүчеләрнең 53,2% ы) һәм руслар (39,7%) алып тора. Чуашлар — 3,1%, башка милләтләр (удмурт, мордва, мари, украин, башкортлар һ.б.) 1% тан азрак тәшкил итә.

Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы — 1 км2 га 57,4 кеше.

Халык структурасында (2021) балалар — 21,6%, хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр — 24,7%, хезмәткә яраклы яшьтәгеләр — 55,5%, 1000 ир-атка 1157 хатын-кыз туры килә.

Икътисад өлкәсендә хезмәт куючыларның гомуми саныннан (1754,3 мең кеше) 22,5% ы сәнәгатьтә, 11,6% — авыл хуҗалыгында, 8,6% — төзелештә, 16,6% — сәүдә өлкәсендә, 13,9% — мәгариф, социаль хезмәтләр, сәламәтлек саклау учреждениеләрдә эшли. Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны — 27,7 мең кеше (хезмәткә яраклыларның 1,5% ы).

Халыкның белем дәрәҗәсе арта. 2022 елда халыкның 23,6% ы — югары һөнәри (1989 елда — 11,1%), 35,1% ы — урта һөнәри (1989 елда — 16,3%), 27,3% ы — урта (1989 елда — 38,3%) белемгә ия.

Халык санының артуы туым күрсәткечләренең югары булуы белән бәйле. 2016 да 55592 бала туа, туым коэффициенты 14,3 тәшкил итә; үлүчеләр саны — 44949, үлем коэффициенты — 11,6; халыкның табигый артуы — 10643, 1000 кешегә исәпләгәндә арту коэффициенты 2,7. Көтелгән гомер озынлыгы арта, ул 73,6 ел (2010 елда — 70,40) тәшкил итә.

Әдәбият          

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане: Экономико-геогр. справ. К., 1994; 

Республика Татарстан. 2004: Стат. сб. К., 2005; 

Численность, состав и движение населения в Республике Татарстан в 2016 году: Стат. сб. К.,2017.

Автор — Ф.Г.Борһанов