Протерозойның венд чорында барлыкка килгән борынгы күпкүзәнәкле организмнар. Башлыча, диңгездә, күбесе колонияләргә оешып яшәүгә җайлашканнар. 8–10 мең төре билгеле.

Зурлыгы берничә мм дан 10–15 м га кадәр, мәсьәлән, сифонофоралар (Physalia), арктик медузалар (Cyanea capillata).

2 төрле тереклек формасы хас (берәр әйбергә ябышкан полип һәм ирекле йөзүче медуза), тереклек циклы дәвамында алар чиратлашып килергә мөмкиннәр (метагенез), яисә бер форма юкка чыга (гипогенез).

Аерым затларның гәүдәсе ике күзәнәк катлавыннан (тукымадан): эпидермис (эктодерма) һәм гастродермистан (энтодерма) тора; алар арасында структурасыз койкасыман матдә (мезоглея) ята.

Эчәккуышлылар өчен гәүдәнең нурлы симметрияле һәм ук капсулалары барлыкка китерүче чаккыч күзәнәкләр булуы (нематоцисталар) хас.

Авызы азыкны эләктереп алу өчен хезмәт итүче һәм төркем булып («батареяләр») чаккыч күзәнәкләр урнашкан кармавычлар белән әйләндереп алынган. Ашкайнату куышлыгы капчыксыман яки камераларга бүленгән, эшкәртелмәгән калдыклар авыз аша чыгарыла.

Нерв системасы диффузлы типта, гастродермиста урнашкан.

Җенси һәм җенессез (бөреләнеп) юл белән үрчи.

Күпчелек эчәккуышлылар — ерткычлар, планктон һәм шактый зур су организмнары белән туеналар. Күбесе башка организмнар (балыклар, ялгыз кысла, беркүзәнәкле суүсемнәр — зооксантеллар һәм башкалар) белән төрле симбиоз формаларына керә.

Мәрҗән полиплар классыннан мадрепор мәрҗәннәр сай сулы тропик диңгезләрдә калын корылмалар — уникаль риф экосистемалары тудырып рифлар (яр буе, барьер, атолл рифлары) барлыкка китерәләр.

Күп кенә илләрдә кызыл яки затлы (Corallium rubrum), кара (Antipatharia) мәрҗәннәрдән ясалган бизәнү әйберләре югары бәяләнә.

Кайбер эчәккуышлыларның чаккыч күзәнәкләренең агуы кеше өчен куркыныч тудыра һәм «пешү» нык авырту, кайвакыт үлемгә китерергә мөмкин (субтропик һәм тропик суларда — сифонофоралар, кубомедузалар, ерак көнчыгыш диңгезләрендә — әвернәле медуза һәм башкалар).

Эчәккуышлылар су чисталыгының индикаторы булып торалар.

Эчәккуышлыларның өч классыннан Татарстан территориясендә гидрозалар классы (Hydrozoa) очрый, вәкилләреннән Hydrida отрядыннан гидралар ыругының 3 төре бар. Алар чиста сулы, су асты үсемлекләренә бай сулыкларның яр буе зоналарында яшиләр.