Эчтәлек

Ананьино, Азелино, Болгар һәм башка археологик культураларга нисбәтле торулык калдыклары.

Лаеш районының Шуран авылы янында урнашкан.

Атамасы Гремячий Ключ дип аталган инеш (Кама елгасы кушылдыгы) исеменә бәйле рәвештә бирелә.

Гремячий Ключ шәһәрлеге шул инешнең сул ярында болгарлардан калган Кашан шәһәрлеге каршында урнашкан.

Хәзер анда чокырлар барлыкка килгән.

1881 елда беренче тапкыр П.А.Пономорёв ача һәм тикшерә.

Истәлекнең төп катламы әүвәлге тимер гасырга карый.

Археологик казу эшләре барышында ур, чокыр һәм шәһәрлектә зыян күрмәгән байтак мәйданнар тикшерелә.

Шәһәрлекне уратып алган җир өемнәренә өч катлам яндырылган кызыл балчык түшәлгән.

Гремячий Ключ шәһәрлегендә учаклы торак, металл кою остаханәсе калдыклары, хуҗалык корылмалары бар.

Әйберләрдән балчык савыт-саба, сугыш кораллары (сөяк ук очлыклары, сугыш балталары һәм башкалар), сөяк (мөгез бөтиләр), таш, тимер һәм бронза эшләнмәләр табыла.

Сугымга файдаланылган хайван сөякләре күп очрый.

Әүвәлге тимер гасырга караган әйберләрдән тыш, Идел буе Болгарын монголлар яулап алу чорына караган тимер ук очлыклары да табыла.

Гремячий Ключ шәһәрлеге мәйданында һәм аннан читтәрәк табылган керамика һәм чакматаш эшләнмәләр якынча безнең эрага кадәр VIII–VII йөзләр белән билгеләнә.

Әдәбият

Пономарёв П.А. О результатах раскопок в Лаишевском уезде близ с. Шуран и д. Сорочьи Горы летом 1881 г. // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1884. Т. 3;

Збруева А.В. История населения Прикамья в ананьинскую эпоху // Материалы и исслед. по археологии СССР. 1952. № 30;

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ (1945–1952 гг.). Казань, 1954;

Марков В.Н. Городище Гремячий Ключ // Древности Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1987.

Автор – В.Н.Марков