Эчтәлек

Комитетны оештыруда Петроградтагы элеккеге Речь Посполитаның барлык татарларын берләштерү максатын куйган «Польша, Литва, Белоруссия һәм Украина татарлары комитеты» (1917) әгъзалары башлап йөри.

Рәисе А.М.Ахматович.

Бәйсез Польша Республикасы барлыкка килгәннән соң (1918), комитет татар халкы мәнфәгатьләрен яклап чыга, Вильно шәһәрендә поляк хакимиятләренә булышлык күрсәтә. Оешма төп көчләрен поляк армиясендә аерым татар кавалерия часте төзүгә юнәлтә, аны тормышка ашыруда Польша дәүләте башлыгы Ю.Пилсудский ярдәменә таяна. Комитет мөселманнарга атап өндәмә бастыра, анда татарларның Речь Посполитаның барлык хәрби гамәлләрендә катнашулары һәм аларның илдә нинди зур ихтирам казанулары турында әйтелә; төзелеп килүче татар полкына язылырга чакыру яңгырый, ул 1920 елгы совет-поляк сугышында катнаша (кара Татар уланнары полкы).

Әдәбият      

Гришин Я.Я. Польско-литовские татары (Наследники Золотой Орды). К., 1995.

Автор — Я.Я.Гришин