(ТАССР ҮБК), ТАССРның 1920–1938 елларда Татарстан АССР Советлары съездлары арасында закон чыгару, бүлү һәм контрольдә тоту эшләрен башкаручы югары дәүләт хакимияте органы.

ТАССР Совет съезды тарафыннан сайлана, аңа һәм Бөтенроссия ҮБКна буйсына. Иң элек 59 әгъзадан, 1921 елдан — 71 әгъза һәм 21 әгъзалыкка кандидаттан, 1922 елдан — 75 әгъза һәм 44 әгъзалыкка кандидаттан, 1923 тән — 75 әгъза һәм 45 әгъзалыкка кандидаттан, 1925 елдан — 112 әгъза һәм 45 әгъзалыкка кандидаттан, 1926 елдан — 116 әгъза һәм 55 әгъзалыкка кандидаттан, 1927 елдан — 137 әгъза һәм 61 әгъзалыкка кандидаттан, 1929 елдан — 143 әгъза һәм 55 әгъзалыкка кандидаттан, 1931 елдан — 155 әгъза һәм 30 әгъзалыкка кандидаттан, 1934 елдан 120 әгъзадан һәм 47 әгъзалыкка кандидаттан тора.

Төп эшчәнлеге

ТАССР ҮБК республика советлары съездының аерым вәкаләтләреннән тыш, аның барлык вазифаларын диярлек башкара. Ул ҮБК Президиумының, ТАССР хөкүмәтенең һәм совет хакимиятенең барлык органнары эшчәнлегенең гомуми юнәлешен билгели, законнар чыгару һәм идарә итү буенча эшләрне гомумиләштерә һәм килештерә, Совет Конституциясе, ТАССР Советлары съездлары һәм РСФСР һәм СССР үзәк органнары карарларының үтәлешен контрольдә тота.

ТАССР ҮБК вәкаләтләре:

  • республиканың халык хуҗалыгы һәм эчке сәясәтенә гомуми җитәкчелек итү; гомуми административ бүленеш һәм Татарстан чикләрендәге үзгәрешләр проектларын раслау;
  • милли мәсьәләдә директивалар (күрсәтмәләр) билгеләү (РСФСР һәм СССР сәясәтенең гомуми юнәлеше белән килешенгән булуы шарт);
  • халык хуҗалыгы һәм аерым тармаклар үсешенең республика планын билгеләү;
  • республика бюджетын раслау (РСФСР бюджеты өлеше буларак);
  • җирле салымнар, җыемнар, салымнардан җыелучы керемнәрне һәм заёмнарны билгеләү;
  • дәүләт һәм җирле керемнәрне, чыгымнарны контрольдә тоту; амнистия хокукы бирү (Бөтенроссия ҮБК хуплаганнан соң);
  • законнарны бозучы җирле Советлар карарларын гамәлдән чыгару;
  • РСФСР һәм СССР карамагындагы мәсьәләләр буенча законнар чыгару инициативасы хокукы;
  • ТАССР территориясендәге барлык предприятиеләр һәм оешмаларны (гамәлдәге армия учреждениеләреннән тыш) күзәтчелек итү һәм тикшерү һ.б.

Ул шулай ук ТАССР ҮБК Президиумын сайлый, даими һәм вакытлы комиссияләр, ТАССР Хөкүмәте — ХКС оештыра, аның составын, халык комиссарларын билгели һәм эшләреннән азат итә, Бөтенроссия ҮБК Президиумы карамагындагы ТАССР вәкилләрен билгели.

Сессия тәртибендә эшли. Сессияләр елга 3–6 тапкыр чакырылырга тиеш була, аларның һәркайсы, кагыйдә буларак, берничә көн дәвам итә. ТАССР ҮБК каршында татар телен гамәлгә кертү, адм., балалар тормышын яхшырту, совет учреждениеләре штатларын кыскарту, ачларга, авыруларга һәм яралы кызылармиячеләргә, демобилизацияләнгән кызылармиячеләргә ярдәм итү, реквизиция, җир, авыл хуҗалыгына булышу, торак, шефлык, пролетар студентлар көнкүрешен яхшырту, галимнәргә булышлык итү, В.И.Ленин исемендәге Тәрбиячесез калган балаларга ярдәм итү фондын оештыру һәм идарә итү, хатын-кызларның көнкүрешен һәм хезмәт шартларын яхшырту, дин эшләре, дәүләт кредиты һәм саклык-туплау эшләренә булышлык итү һ.б. комиссияләр эшли.

ТАССР ҮБКның төп актлары: карарлар, резолюцияләр, нигезләмәләр.

ТАССР ҮБК чакырылышлары: 1 нче (1920–1921), 2 нче (1921–1922), 3 нче (1922–1923), 4 нче (1923–1925), 5 нче (1925–1926), 6 нчы (1926–1927), 7 нче (1927–1929), 8 нче (1929–1931), 9 нчы (1931–1934), 10 нчы (1934–1938).

ҮБК Президиумы

Республиканың ҮБК Президиумы ТАССР ҮБК сессияләре арасындагы чорда югары дәүләт хакимияте органы вазифаларын үтәүче даими эшләүче орган була.

  • Республика советлары съездлары һәм ҮБК карарларының үтәлешенә күзәтчелек итә;
  • совет органнарының урыннардагы эшләрен тикшерә;
  • ТАССР ХКС һәм аерым халык комиссариатлары, җирле советлар һәм аларның башкарма комитетларының карарларын туктатып тора яки гамәлдән чыгара;
  • республика хөкүмәте тәкъдиме буенча ТАССР халык комиссарларын билгели һәм аларны эшләреннән азат итә;
  • ХКС, халык комиссариатлары һәм республиканың башка учреждениеләре докладларын тыңлый;
  • ТАССРның административ-территориаль бүленешен үзгәртә (Бөтенроссия ҮБКның раславы нигезендә);
  • советлар съездларын һәм ТАССР ҮБК сессияләрен әзерли һәм аларны алып баруга кагылышлы башка мәсьәләләрне хәл итә. Карарлар һәм күрсәтмәләр чыгара.

ТАССР ҮБКның һәр чакырылышының 1 нче сессиясендә составы — Рәис, аның урынбасары (1922–1925 елларда — ике урынбасар), ТАССР ҮБК секретаре, Президиум әгъзалары һәм әгъзалыкка кандидатлар сайлана. ТАССР ҮБК Президиумы иң элек 7 әгъзадан, 1922 елдан — 9 әгъза һәм 5 әгъзалыкка кандидаттан, 1924 елдан — 11 әгъза һәм 3 әгъзалыкка кандидаттан, 1925 елдан — 13 әгъза һәм 5 әгъзалыкка кандидаттан, 1926 елдан — 15 әгъза һәм 6 әгъзалыкка кандидаттан, 1927 елдан — 19 әгъза һәм 8 әгъзалыкка кандидаттан, 1929 елдан — 15 әгъза һәм 7 әгъзалыкка кандидаттан, 1931 елдан — 15 әгъза һәм 5 әгъзалыкка кандидаттан, 1934 елдан 11 әгъза һәм 3 әгъзалыкка кандидаттан тора.

Республика ҮБК Рәисе ТАССР ҮБК Президиумы исеменнән аңа билгеләнгән вәкаләтләргә таянып эшли, ҮБК сессияләрендә утырышларга җитәкчелек итә, РСФСР һәм СССРның үзәк учреждениеләрендә һәм урыннарда аерым мәсьәләләрне ачыклый һәм хәл итә; республика закон актларын, шулай ук башка документларны раслый һ.б. Аның күрсәтмәләре Татарстандагы барлык учреждениеләр өчен мәҗбүри була.

ТАССР ҮБКның 1 нче чакырылышы

1920 елның 27 сентябрендә 59 кеше составында сайлана.

Беренче пленар утырышта (1920 елның 28 сентябре) ТАССР ҮБК Рәисе (Б.Х.Мансуров), 7 кешедән торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 15 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе С.С.Сәетгалиев) оештырыла; амнистия проекты, изелгән Шәрекъ халыкларына мөрәҗәгать раслана; ТАССР ҮБКның эш регламенты кабул ителә.

1 нче сессиядә (1920 елның 2–3 декабре) ТАССР ХКС, ТАССР ХХС, Татарстан азык-төлек киңәшмәсе эшчәнлеге турындагы хисаплар раслана; ТАССР ҮБК турында Нигезләмә; РСФСРның халыкара эчке һәм хәрби торышы турында, орлык кампаниясе оештыру турында карарлар кабул ителә; Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советларының 8 нче Бөтенроссия съездына делегатлар сайлана.

2 нче сессиядә (1921 елның 1–2 марты) ТАССР ҮБК Президиумы, ТАССР Мәгариф халык комиссариаты, Арча, Буа, Мамадыш башкарма комитетлары, Зөя һәм Тәтеш кантоннары Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советлары эшчәнлеге турындагы хисаплар раслана; ТАССРда сәнәгать тармагын үстерү буенча чаралар күрү турында, ач крәстияннәрне башка җиргә күчерү турында, волость һәм авыл советлары, кантон советлары съездларына һәм ТАССР Советларының 2 нче съездына кабаттан сайлауларны күчерү турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК Президиумы составына үзгәрешләр кертелә.

3 нче сессиядә (1921 елның 21–22 мае) ТАССР ҮБК, ТАССР ХКС, Татарстан чәчү комитеты, ТАССР Игенчелек халык комиссариаты эшчәнлеге турындагы хисаплар раслана; азык-төлек ресурслары; азык-төлек салымы; кооперация һәм товар фонды оештыру турында, ТАССРның адм. һәм хуҗалык бүленеше турында, совет учреждениеләрендә штатлар кыскару турында карарлар кабул ителә.

ТАССР ҮБКның 2 нче чакырылышы

1921 елның 28 июнендә 71 әгъза һәм 21 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1921 елның 29 июне) ТАССР ҮБК Рәисе (Р.Ә.Сабиров), 7 кешедән торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 15 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе К.Г.Мохтаров) оештырыла.

2 нче сессиядә (1921 елның 29–30 ноябре) ТАССР ХКС, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Чистай кантон советы башкарма комитеты эшчәнлеге турындагы хисаплар раслана; көзге уңыш нәтиҗәләре һәм язгы чәчү кампаниясе планы турында карарлар кабул ителә.

3 нче сессиядә (1922 елның 24–27 феврале) Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Бөгелмә кантон советы башкарма комитеты эшчәнлеге турында хисап раслана; халыкара вазгыять һәм Генуя конференциясе турында; ачларга ярдәм итү турында; Халыкара ачларга ярдәм итү эшчеләр комитеты эше турында, ТАССРда сәнәгать торышы турында, ТАССРда финанс торышы турында, авыл хуҗалыгыһәм чәчү кампаниясе торышы турында, ТАССРда шәһәр шартларында кооперацияләр эше турында, советлар һәм башкарма комитетлар вәкаләтләре срогы турында карарлар; ачлык вакытында чыдамлылык һәм түземлелек күрсәтергә өндәп ТАССР халкына; уңыш җыю буенча нәтиҗәсе булган губерна эшчеләренә, крәстияннәренә һәм гражданнарына; су һәм тимер юл транспорты хезмәткәрләренә мөрәҗәгатьләр кабул ителә; совет учреждениеләрендә штатлар кыскартылу турындагы хәбәр хуплана.

4 нче сессиядә (1922 елның 25–29 июне) Татарстан АССР оештырылуның 2 еллыгы турында доклад тыңлана; Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Зөя кантон советы башкарма комитетының эшчәнлеге турында хисап раслана; 1922/23 уку елына халык мәгарифенең эш планы турында, яңа икътисади сәясәт (нэп) шартларында дәвалау-санитария эшләре торышы турында, салым сәясәте турында, терлекчелекне үстерү перспективасы, революцион закончалык турында, чәчү кампаниясе нәтиҗәләре турында карарлар кабул ителә; ТАССРдагы ачлык белән бәйле рәвештә РСФСР хезмәт ияләренә мөрәҗәгать хуплана.

ТАССР ҮБКның 3 нче чакырылышы

1922 елның 10 декабрендә 75 әгъза һәм 44 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1922 елның 10 декабре) ТАССР ҮБК Рәисе (Р.Ә.Сабиров), 9 әгъзадан һәм 5 әгъзага кандидаттан торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 13 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе К.Г.Мохтаров) оештырыла.

2 нче сессиядә (1923 елның 25–26 марты) кантон Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советлары башкарма комитетларын үзгәртеп кору турында, ТАССРда сәнәгать торышы турында, җирле бюджет турында, чәчү кампаниясе һәм җир, авыл хуҗалыгысәясәтенең төп моментлары турында, ачлык белән көрәш турында карарлар кабул ителә.

3 нче сессиядә (1923 елның 21–24 июле) Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Минзәлә кантон советы башкарма комитеты эшчәнлеге турында хисап раслана; ТАССРда бердәм авыл хуҗалыгы салымы кертү турында, ТАССРда сәнәгать торышы турында, чәчү кампаниясе нәтиҗәләре турында, ТАССРда коммуналь хуҗалык торышы турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы составына үзгәрешләр кертелә.

ТАССР ҮБКның 4 нче чакырылышы

1923 елның 24 декабрендә 75 әгъза һәм 45 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1923 елның 26 декабре) ТАССР ҮБК Рәисе (Р.Ә.Сабиров), 9 әгъзадан һәм 5 әгъзалыкка кандидаттан торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 16 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе К.Г.Мохтаров) оештырыла; ТАССР Советларының 4 съездында тыңланган ТАССРда сәнәгать һәм сәүдә торышы турындагы доклад буенча резолюция раслана.

2 нче сессиядә (1924 елның 15–18 июне) финанс һәм җирле бюджет торышы турында, татар телен гамәлгә кертү эшләре нәтиҗәләре һәм киләсе елларга перспективалар турында, ТАССРда авыл хуҗалыгыторышы һәм чәчү кампаниясе нәтиҗәләре турында, кулланучылар кооперациясе торышы турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК турындагы Нигезләмә раслана; ТАССР ҮБК Президиумы һәм ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

ТАССР ҮБКның 5 нче чакырылышы

1925 елның 9 гыйнварында 112 әгъза һәм 45 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1925 елның 9 гыйнвары) ТАССР ҮБК Рәисе (Ш.Ш.Шәймәрданов), 13 әгъзадан һәм 5 әгъзалыкка кандидаттан торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 19 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе Х.З.Габидуллин) оештырыла; ТАССР Советларының 5 нче съездында тыңланган ТАССРда финанс һәм бюджет торышы турындагы доклад буенча резолюция раслана.

2 нче сессиядә (1925 елның 23–27 июне) ТАССР ХКС, ТАССР Игенчелек халык комиссариаты, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Тәтеш кантоны, Олы Шәмәк волосте һәм Алабирде советларының эшчәнлеге турында хисаплар; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССР Конституциясе проекты, амнистия турында карар; Татарстанның барлык хезмәт ияләренә мөрәҗәгать кабул ителә; ТАССР ҮБК Президиумы һәм ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

3 нче сессиядә (1925 елның 3–5 декабре) ТАССР Мәгариф халык комиссариаты, ТАССР ХКС каршындагы Коммуналь хуҗалык идарәсе эшчәнлеге турында хисаплар раслана; ТАССР халык комиссариатлары турында гомуми нигезләмә, җирле бюджет турында карар кабул ителә; Советларга кабаттан сайлау кампаниясе буенча әзерлек чаралары турында хәбәр тыңлана.

ТАССР ҮБКның 6 нчы чакырылышы

1926 елның 14 мартында 116 әгъза һәм 55 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1926 елның 14 марты) ТАССР ҮБК Рәисе (Ш.Ш.Шәймәрданов), 15 әгъзадан һәм 6 әгъзалыкка кандидаттан торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 19 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе Х.З.Габидуллин) оештырыла.

2 нче сессиядә (1926 елның 10–17 сентябре) ТАССР ҮБКның оештыру бүлеге, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Бөгелмә кантоны советының башкарма комитеты эшчәнлекләре турында хисаплар, ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССР ХКС турында Нигезләмә; гомум башлангыч белем бирүне кертү һәм мәктәп төзелеше турында, 5 елга ТАССРда авыл хуҗалыгын үстерү һәм алга җибәрү перспективалары турында, ТАССРда сәнәгать торышы һәм 1926–1927 елга аның перспективалары турында, 1926–1927 елга җирле бюджет төзү перспективалары турында, экономия режимы турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелә; гомумбелем бирүне кертү белән бәйле рәвештә ТАССР хезмәт ияләренә мөрәҗәгать хуплана.

3 нче сессиядә (1927 елның 12–13 марты) татар телен гамәлгә кертү эше һәм киләсе елларга перспективалар нигезләмәсе турында, ТАССРның адм. бүленеше һәм төзелешендәге (районлаштыру турында) өлешчә үзгәрешләр турында карарлар кабул ителә; ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

ТАССР ҮБКның 7 нче чакырылышы

1927 елның 21 мартында 137 әгъза һәм 61 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1927 елның 22 марты) ТАССР ҮБК Рәисе (М.Ә.Әхмәтшин), 19 әгъзадан һәм 8 әгъзалыкка кандидаттан торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 17 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе Ш.Ш.Шәймәрданов) оештырыла.

2 нче сессиядә (1927 елның 4–8 июле) ТАССР Юстиция халык комиссариаты, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Буа кантон башкарма комитеты эшчәнлеге турында хисаплар раслана; ТАССР ҮБК турында Нигезләмә һәм ТАССР ҮБК Президиумы эше турында таләпләр; ТАССР халык хуҗалыгын үстерү һәм реконструкцияләүнең 15 еллык планы турында, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм интенсивлаштыру буенча чаралар турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы, ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

3 нче сессиядә (1927 елның 20–21 сентябре) 1927/28 елга җирле бюджет раслана; ТАССРның барлык хезмәт ияләренә мөрәҗәгать кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы, ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

4 нче сессия (1928 елның 12–14 феврале) авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү һәм халыкны сәнәгый товарлар белән тәэмин итү турында, башлангыч совет аппараты һәм аның алдагы бурычлары турында, ТАССР ҮБК Президиумы карарлары кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы, ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

5 нче сессиядә (1928 елның 3–6 октябре) ТАССРда терлекчелек тармагының торышы һәм аның үсеш перспективалары турында, үзара салым турында; ТАССР крәстияннәрнең үзара ярдәмләшү оешмалары ҮК эшчәнлеге һәм эш перспективалары турында, 1929 елда Советларга яңадан сайлаулар турында, ТАССРның административ-территориаль берәмлекләре кысаларындагы үзгәрешләр турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм Президиумы составына, ТАССР ХКС төзелешенә һәм составына үзгәрешләр кертелә.

ТАССР ҮБКның 8 нче чакырылышы

1929 елның 8 маенда 143 әгъза һәм 55 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1929 елның 8 мае) ТАССР ҮБКның Рәисе (Х.И.Моратхуҗин), 15 әгъзадан һәм 7 әгъзалыкка кандидаттан торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 18 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе К.Х.Исмаев) оештырыла.

2 нче сессиядә (1929 елның 10–15 декабре) ТАССРда мәдәни төзелеш һәм халык хуҗалыгы үсешенең бишьеллык планы; 1929/30 елларга ТАССР бюджеты раслана; ТАССРда күмәкләштерүнең торышы һәм алда торган бурычлары турында, советларның массакүләм эше турында, ТАССРда районнарга бүлү (районлаштыру) турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы, ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

3 нче сессиядә (1930 елның 24–26 июле) Татарстан АССРның 10 еллыгына багышланган доклад тыңлана; Беренче Казан укчылар дивизиясен шефлыкка алу турында карар кабул ителә; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы, ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

ТАССР ҮБКның 9 нчы чакырылышы

1931 елның 23 февралендә 155 әгъза һәм 30 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1931 елның 23 феврале) ТАССР ҮБК Рәисе (Х.И.Моратхуҗин), 15 әгъзадан һәм 5 әгъзалыкка кандидаттан торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 16 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе К.А.Абрамов) оештырыла.

2 нче сессиядә (1932 елның 20–23 марты) 1932 елга ТАССРның халык-хуҗалык планы; 1932 елга ТАССР бюджеты; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; язгы авыл хуҗалыгы кампаниясенә әзерлек турында, башлангыч һәм урта мәктәп турында, язгы чәчүгә әзерлек төгәлләнүнең бөтентатар эстафетасы турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы составына, ТАССР ХКС төзелешенә һәм составына үзгәрешләр кертелә.

3 нче сессиядә (1932 елның 26–29 декабре) беренче социалистик бишьеллыкка нәтиҗәләр ясала; 1933 елга ТАССРның халык хуҗалык планы; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; советларның оештыру-массакүләм эшләре торышы һәм 1933 елга бурычлары турында, агротехник уку һәм наданлыкны бетерү турында карарлар кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы, ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

4 нче сессиядә (1934 елның 15–19 марты) 1934 елга ТАССРның халык хуҗалыгы планы; 1934 елга ТАССР бюджеты һәм 1933 елда ТАССР бюджеты үтәлеше турында хисап; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССР советларының оештыру-массакүләм эшләре турында, 1934 тә язгы чәчүгә әзерлек турында карарлар; барлык авыл советларына, сельполарга һәм колхозларга, колхозчыларга, ялгыз хезмәт ияләренә, совет һәм кооп. активына мөрәҗәгать кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы составына үзгәрешләр кертелә.

ТАССР ҮБКның 10 нчы чакырылышы

1934 елның 29 декабрендә 120 әгъза һәм 47 әгъзалыкка кандидат составында сайлана.

1 нче сессиядә (1934 елның 29 декабре) ТАССР ҮБК Рәисе (Г.Г.Байчурин), 11 әгъзадан һәм 3 әгъзалыкка кандидаттан торган ТАССР ҮБК Президиумы сайлана; 12 кешедән ТАССР хөкүмәте — ХКС (рәисе К.А.Абрамов) оештырыла.

2 нче сессиядә (1935 елның 25–28 июне) Татарстан АССР оештырылуның 15 еллыгына багышланган доклад тыңлана; 1935 елга ТАССР бюджеты раслана; Татарстан халкына мөрәҗәгать кабул ителә.

3 нче сессиядә (1936 елның 9–15 марты) 1936 елга ТАССРда мәдәни төзелеш һәм халык хуҗалыгын үстерү планы; 1936 елга ТАССР бюджеты һәм 1935 елда ТАССРда республика һәм җирле бюджет үтәлеше турында хисап җыентыгы; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССРда белемсез һәм аз белемлеләрне укыту буенча эш турында карар кабул ителә; ТАССР ҮБК һәм Президиумы, ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

4 нче сессиядә (1936 елның 1 июле) СССР Конституциясе проекты хуплана; ТАССР Конституциясен эшләү өчен Конституция комиссиясе сайлана; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; заём турында, ТАССР советларының чираттан тыш съезды һәм район советлары съездлары чакырылышы турында карарлар кабул ителә; орденлы Татарстанның барлык хезмәт ияләренә мөрәҗәгате хуплана; 1936 елга ТАССР республика һәм җирле бюджетына, ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

5 нче сессиядә (1937 елның 27–29 марты) 1937 елга ТАССР республика бюджеты һәм 1936 елда ТАССР бюджеты үтәлеше турында хисап; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы составына, ТАССР ХКС төзелешенә һәм составына үзгәрешләр кертелә; ТАССР Баш мәхкәмәсе оештырыла.

6 нчы сессиядә (1937 елның 26 июне) 1937 елга ТАССР җирле бюджетлары; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы составына, ТАССР ХКС төзелешенә һәм составына үзгәрешләр кертелә.

7 нче сессиядә (1937 елның 16 сентябре) ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы, ТАССР ХКС составына үзгәрешләр кертелә.

8 нче сессиядә (1938 елның 25–26 феврале) ТАССР ЮСна сайлаулар турында Нигезләмә; ТАССР ҮБК Президиумы карарлары раслана; ТАССР ҮБК һәм аның Президиумы составына, ТАССР ХКС төзелешенә һәм составына үзгәрешләр кертелә; ТАССР ҮБК гамәлдән чыгу сәбәпле, эшләрен кабул итү акты хуплана.

1937 елда ТАССР Конституциясен кабул итү белән, 1938 елда ТАССР ҮБК гамәлдән чыгарыла, аның вазифалары ТАССР ЮСна (кара Татарстан Республикасы Югары Советы) һәм Татарстан АССР Халык Комиссарлары советына тапшырыла.

Рәисләре

ТАССР ҮБК Рәисләре: Б.Х.Мансуров (1920–1921), Р.Ә.Сабиров (1921–1925), Ш.Ш.Шәймәрданов (1925–1927), М.Ә.Әхмәтшин (1927–1929), Х.И.Моратхуҗин (1929–1932), М.Г.Яһүдин (1932–1934), Г.Г.Байчурин (1934–1937), Г.А.Динмөхәммәтов (1937–1938).

Чыганаклар

Образование и государственно-правовое положение Татарской АССР: Сб. док. и материалов. К., 1960. Ч. 1.

Әдәбият      

Хафизов Ш.Ш. Развитие советской государственности татарского народа. К., 1966;

Каримов А.М. Съезды Советов Татарии (1920–1937 гг.). К., 1967.

Автор — Е.Б.Долгов