2000 елда ТР МК карары нигезендә оештырыла, МК каршындагы Баш архив идарәсенең аерым структура бүлекчәсе.

Архив

  • аудио-визуаль документларны саклый, үзәкләштереп терки;
  • аларны элекке хәленә кайтара, саклый, иминиятләштерү өчен күчермәсен ала, аеруча кыйммәтле документларны ачыклый һәм исәбен алып бара;
  • дәүләтнеке булмаган учреждениеләрдән, иҗтимагый оешмалардан һәм гражданнардан аудио-визуаль документларны, чит ил һәм Россия архивларыннан үз профилендәге документларның күчермәләрен һәм төп нөсхәләрен даими саклау өчен кабул итә, сайлап ала һәм экспертиза ясый; мәгълүматлар базасы булдыра;
  • актуаль тематика буенча документлар нәшер итә;
  • архив документларының составы һәм эчтәлеге турында юл күрсәткечләр һ.б. белешмәлекләр әзерләү белән шөгыльләнә.

2012 ел башына Татарстан Республикасының аудио-визуаль документлар дәүләт үзәк архивында 25757 саклау берәмлеге, шул исәптән 23931 фотодокумент, 67 видеодокумент, 255 фонодокумент, 1192 кинодокумент, 312 машина укый торган документ  исәпләнә.

Архивта

  • ТР территориясендә эшләгән һәм эшләүче учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләрнең эшчәнлеге процессында барлыкка килгән иҗтимагый-сәяси, икътисади, фәнни, социалистик-мәдәни яки тарихи әһәмияткә ия ТР Архив фонды документаль киноматериаллары, документаль һәм нәфис фотодокументлар, аудио-, видеоязмалар;
  • Россиядәге һәм чит илләрдәге башка архивлардагы Татарстан тарихына кагылышлы аудио-визуаль документларның күчермәләре;
  • аеруча кыйммәтле аудио-визуаль документ күчермәләренең иминият фонды;
  • исәп-хисап документлары, архив белешмәлекләре, мәгълүматлар базасы; матбугат басмалары һ.б. материаллар саклана.

Фотодокументлар аклы-каралы, төсле негативларда, позитивларда, слайдларда, санлы фотодокументлар электрон тараткычларда саклана.

Фотодокументлар архивка «Молодёжь Татарстана», «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Казанские ведомости», «Сабантуй», «Время и деньги», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Милиция. Законность. Правопорядок» газеталары редакцияләреннән; «Казань», «Сөембикә», «Сәхнә» журналлары редакцияләреннән, «Шәһәрләр һәм авыллар буйлап» («По городам и весям») нәшриятыннан, ТР Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәгеннән; «Казан посады» префектурасыннан; К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрыннан алына.

Фондларда аерым шәхесләрнең (язучы Т.Г.Миңнуллин, музыка белгече Ф.Т.Арсланова, «Ватаным Татарстан» газетасы фотохәбәрчесе М.Ф.Шакирҗанов, архитектор Н.Х.Халитов һ.б.) фотодокументлар коллекциясе тәкъдим ителә. Кинодокументлар «Киң Иделдә» («На Волге широкой») киножурналы, Казан кинохроника студиясе (1975–1977), Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә кинодокументларыннан (1954, 1967, 1975–1977) туплана, республика төзелү, аның сәяси һәм икътисади үсешенең төп этаплары турында кинохроника, сугыш еллары хроникасы кадрлары һ.б. бар.

Архивта сакланучы видеодокументларның төп өлешен «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тапшыра; шулай ук «Казан посады» префектурасы, Казан шәһәре администрациясенең Мәдәният идарәсе, ТР Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәге, ТР МК каршындагы Баш архив идарәсе һ.б. материаллары да шактый зур урын тота. Архив фонотекасында 1994–1996 еллардагы ТР Дәүләт Советы утырышлары, музыкаль фольклор (халык җырлары, инструменталь фольклор), популяр музыка (хәзерге татар, рус, башкорт авторларының җырлары, тынлы оркестр, халык музыка уен кораллары өчен музыка, спектакльләргә музыка), симфония, опера, хор, камера музыкасы, театр спектакльләре язмалары, иҗади укулар аудиоязмалары һ.б. саклана.

Архивта 2001–2007 елларда ТРның Аудио-визуаль документлар дәүләт үзәк архивына кабул ителгән кино-, видео-, фоно-, фотодокументларның тематик базасы, фонодокументлар каталог-белешмәлеге бар.

Директоры — С.Н.Горохов (2000 елдан).