Эчтәлек

РКП(б) ҮК каршында, 1919 елның марты — 1921 елның гыйнвары, РКП(б) Мөселман оешмалары үзәк бюросының дәвамчысы. РКП(б) ҮК бүлеге хокукларында эшли, 1920 елның ноябреннән РКП(б) ҮКның агитация-пропаганда бүлегенә буйсындырыла. Рәисләре: И.В.Сталин, С.Г.Сәетгалиев (1919 елның декабреннән), М.Х.Солтангалиев (1920 елдан).

Әгъзалары: Б.Сәрдәров, Г.Ялымов, К.Л.Якубов, Х.Й.Йомагулов; әгъзалыкка кандидатлар: Д.Х.Буниатзаде, М.Г.Дулат-Али, М.Конов, И.Ш.Рәхмәтуллин, Н.Я.Яруллин.

Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының 2 нче съездында үзәк бюросының (ҮБ) яңа составы сайлана (әгъзалар: Ш.Н.Ибраһимов, М.Бисеров, Б.Х.Мансуров, Н.Н.Нариманов, Х.Г.Раковский, М.Х.Солтангалиев, К.А.Хәкимов; әгъзалыкка кандидатлар: С.М.Диманштейн, А.Мөхетдинов, И.Ш.Рәхмәтуллин, И.К.Фирдәүс, Н.Я.Яруллин). Алга таба үзәк бюро составы берничә тапкыр үзгәрә. Халыкара пропаганда, нәшрият, мәгълүмат, хатын-кызлар, яшьләр арасында, авылда эшләү буенча бүлекчәләре һ.б. булган оештыру бүлекләре төзелә (зарурияттан чыгып оештырыла). ҮБ мөселман секцияләре һәм бюролары эшен көнчыгыш совет республикаларында — РКП(б)ның край һәм өлкә бюролары, республикаларга кермәгән җирләрдә губерна мөселман бюролары аркылы координацияли (бюролар барлыгы РКП(б)ның 28 край, өлкә һәм губерна комитетлары каршында эшли), фронтка партия мобилизациясен уздыруда ярдәм итә, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе аркылы Кызыл Армиянең мөселман частьларын оештыруда һәм ныгытуда булышлык күрсәтә.

Татар, әзәрбайҗан, фарсы, таҗик, төрек, үзбәк һ.б. телләрдә әдәбият, «Эшче» газетасын һәм «Кызыл Шәрекъ» журналын нәшер итә.

1920 елның ахырына ҮБ секцияләрендә 16 мең кеше, шул исәптән 14 мең татар һәм башкорт әгъзалыкта тора. Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының 1 нче Бөтенроссия киңәшмәсе (1921 елның 1 гыйнвары, Мәскәү) карары белән ҮБ РКП(б) ҮКның агитация-пропаганда бүлеге каршындагы РСФСР төрки халыклары арасында агитация һәм пропаганда үзәк бюросы итеп үзгәртелә.

Әдәбият      

Хайрутдинов Р.Г. Трудное возрождение. К., 1992; 

Гражданская война и военная интервенция в СССР: Энцикл. М., 1987.

Автор — Л.М.Айнетдинова