Төшенчә

«Большевиклар» төшенчәсе РСДРПның икенче съездында (1903 елның 17 июле – 10 августы, Брюссель – Лондон), партиянең җитәкче органнарын сайлауларда В.И.Ленин тарафдарлары тавышларның күпчелеген алганнан соң барлыкка килә (шуннан – «Большевиклар»), аларга каршы вәкилләр азчылыкны ала (меньшевиклар).

1917–1952 елларда «Большевиклар» термины партиянең рәсми исеменә керә – РСДРП(б), РКП(б), ВКП(б). 1952 елда ВКП(б)ның 19 нчы съездында кабул ителгән карардан соң, ул Советлар Союзы Коммунистлар партиясе дип атала башлый.

Идеология

Большевиклар үзләрен эзлекле марксистлар дип исәплиләр, революция юлы белән бару реформалардан отышлырак, ХХ йөз башында Россиядә капитализм һәм крепостнойлык калдыклары арасында туган каршылыклар, буржуазиянең сәяси көчсезлеге һәм реакционлыгы җәмгыятьне пролетариат мәнфәгатьләрендә тамырдан үзгәртеп кору өчен башка мөмкинлекләр калдырмый, дип саныйлар.

Большевиклар, Россиядә капитализмның авылга үтеп керүе, Россия халкының капитализм чорында төрле катлауларга бүленүе югары дәрәҗәгә иреште, шул сәбәпле дөньядагы капитализм системасы социализмга күчүгә әзер, дип уйлыйлар. Бөтендөнья революциясе һәм Россиянең анда катнашуы өчен объектив шартлар өлгереп җитте, дип тулысынча ышаналар.

Җәмгыятьтә эшчеләр сыйныфының әйдәп баручы көч булуы һәм пролетариат диктатурасы идеясен күтәрәләр. Аграр мәсьәләдә алар җирләрне тулысынча дәүләт карамагына тапшыруны яклыйлар.

Большевизм Россиядәге революцион хәрәкәттә радикаль юнәлешнең дәвамы була, ул үзендә народниклык идеологиясенең каршылыклы элементларын һәм Бөек француз революциясе тәҗрибәсен туплый. Большевиклар пролетар революцияне әзерләүдә һәм уздыруда партиянең җитәкче роле турындагы идеяне игълан итәләр; профессиональ революционерларның катгый рәвештә үзәкләштерелгән оешмасы нигезендә берләшеп, яшерен эшчәнлек алып баруга һәм хакимиятне кулга төшерүгә сәләтле партия оештыру тарафдарлары булалар.

Казан большевиклары

Большевикларның Казан комитетында актив әгъзалар – В.В.Адоратский, А.Я.Аросев, Н.П.Брюханов, Н.Е.Вилонов, А.П.Бржезовский, С.А.Лозовский, В.А.Тихомирнов, А.И.Догадов, А.П.Комлев, Н.А.Семашко, Н.Е.Сапрыгин, С.Н.Гассар, Х.М.Ямашев һ.б.

Әдәбият

Очерки истории партийной организации Татарии. Казань, 1973.

Нафигов Р.И., Литвин А.Л. Малоизученные страницы истории Казанской организации РСДРП(б) // Коммунист Татарии. 1980. № 5.

Автор – Л.М.Айнетдинова