Эчтәлек

Җитештерү белән бәйле хезмәттә аерылып торган эшчеләрне мораль яктан кызыксындыру максатында гамәлгә кертелә.

Баштарак предприятие, учреждение һәм оешма коллективлары, 1921 елдан — эшчеләр җыелышлары тәкъдиме буенча Профсоюзларның губерна советы тарафыннан бирелә.

Татарстанда 1920 елда профсоюз оешмалары һәм предприятие коллективлары 200 дән артык эшче һәм хезмәткәрне Хезмәт Герое буларак зурлыйлар.

1921 елның мартында Казанда Хезмәт Геройларын беренче тапкыр гомумшәһәр күләмендә хөрмәтләү уздырыла.

1920–1926 елларда ТАССРда Хезмәт Герое исеме 550 дән артык эшчегә, инженер-техник, хуҗалык, профсоюз һәм партия хезмәткәрләренә бирелә.

1927 елда Хезмәт Герое исеме бирү тәртибе үзгәрә: СССР Үзәк Башкарма Комитетының 27 июль карары буенча исем бирү хокукы СССР һәм союздаш республикалар Үзәк Башкарма Комитеты Президиумына тапшырыла. Исем ВЦСПС һәм аның республика органнары тәкъдиме белән җитештерү, фәнни, иҗтимагый яки дәүләти эшчәнлек өлкәсендәге аерым казанышлары булган эшче һәм хезмәткәрләргә (эш стажы 35 елдан ким булмаска тиеш) бирелә.

1927–1938 елларда ТАССРда бу исемгә 25 кеше лаек була.

1938 елда Хезмәт Герое исемен бирү аерымлыкның югары дәрәҗәсе — Социалистик Хезмәт Герое исеме кертелүгә бәйле рәвештә туктатыла.

Әдәбият

Герои Труда Татарии. Казань, 1974.