- РУС
- ТАТ
1. Бәхәсле эшләрне якларның мәхкәмә органнарына түгел, бәлки аерым затларга – арбитрларга яки арадашчы судьяларга мөрәҗәгать итеп хәл итү ысулы. 2. Мөлкәткә кагылышлы һәм шуның белән бәйле мөлкәткә карамаган бәхәсләрне хәл итә торган махсус орган
Французча arbitrage – арадашчы суд – ике якның бәхәсле эшен бәйсез рәвештә тикшерә һәм хәл итә торган өченче як катнашындагы мәхкәмә.
Арбитрлар яклар тарафыннан сайлана, шулай ук аларның үзара килешү шартында яки законда каралган тәртиптә билгеләнеп куела. арбитраж, башлыча, сәүдә, йөк ташу, товар китерү-җибәрү операцияләрен башкару вакытында килеп туган, мөлкәткә кагылышлы бәхәсләрне хәл итү өчен файдаланыла.
Очраклы арбитраж һәм даими эшли торган арбитраж гамәлдә. Очраклы арбитраж бары тик нинди дә булса конкрет бер эшне хәл итү өчен оештырыла. Бу – арбитражның башлангыч формасы. XIX–XX йөзләрдә даими эшли торган арбитраж өстенлек ала, ул яклар арасында килеп туган һәм шулар тарафыннан тикшерүгә куелган бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә.
1918–1922 елларда Россиядә арбитраж мәхкәмәсе эшләүдән туктый. 1922 елда, предприятиеләр хуҗалык исәбенә күчерелгәч, дәүләт (1931 елда бетерелә) һәм ведомство (1929 елда бетерелә) арбитраж комиссияләре, ә 1931 елда Дәүләт арбитражы төзелә. Бер үк ведомствога (министрлыкка) караган предприятиеләр һәм оешмалар арасында килеп туган бәхәсләрне хәл итү өчен министрлыклар каршында ведомство арбитражлары оештырыла.
РФдә гражданнар, хакимиятләр арасындагы хокукый мөнәсәбәтләргә кагылышлы бәхәсләрне хәл итү белән югары орган – РФ Югары арбитраж мәхкәмәсе шөгыльләнә, аның рәисе, урынбасарлары һ.б. судьялары РФ Президенты тәкъдиме белән РФ Федераль Җыелышының Федераль Советы тарафыннан билгеләп куела.
Татарстанда ТРның Югары арбитраж мәхкәмәсе гамәлдә. Аның әгъзалары рәис тәкъдиме белән ТР Дәүләт Советы тарафыннан сайлана. ТРның Югары арбитраж мәхкәмәсен оештыру, аның эшчәнлеге һәм компетенциясе ТР законы һәм РФнең арбитраж процессуаль законнары нигезендә билгеләнә.
Арбитраж төрләренең берсе – халыкара арбитраж, анда яклар мәнфәгатьләрен үтәүдә, кагыйдә буларак, төрле дәүләтләрнең юридик һәм физик затлары, кайчакта үз органнары аша турыдан-туры дәүләт үзе катнаша.
Закон Республики Татарстан «О Высшем арбитражном суде Республики Татарстан» // Ведомости Верховного Совета Татарстана. 1992. №11–12.
Закон РФ «Об арбитражных судах в Российской Федерации». Арбитражный процессуальный кодекс Российской Федерации. Н.Новгород, 1995.
Конституция Республики Татарстан. Казань, 1997.
Конституция Российской Федерации. М., 1998.
Автор – Н.Р.Болгар
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.