Беренче бөтендөнья сугышында каза күргән Европа илләре халкына азык-төлек, кием-салым һ.б. белән ярдәм итүне оештыру максатында төзелә, 1919–1923 елларда эшчәнлек алып бара. АКШ сәүдә министры Г.Гувер җитәкчелек итә.

Идел буенда 1921–1923 еллардагы ачлык чорында Совет хакимияте дә аның ярдәмен кабул итә (АКШ хөкүмәте 20 млн доллар бүлеп бирә). «АРА» РСФСРга 28 млн пот азык-төлек кертә, шул исәптән ТАССРга 886 мең пот бирелә.

ТАССРга ярдәме

Азык-төлек, медикаментлар, хастаханә кирәк-яракларыннан торган беренче йөкләр республикага 1921 елның сентябреннән килә башлый. 1922 елның маена Идел буена 5 млн пот сыешлы 5213 вагон Америка азык-төлеге килә, шуның 854 вагоны ТАССР, Чуаш һәм Мари автономияле өлкәләре өчен дип Казан базасына тапшырыла.

ТАССРга 886154 пот он, ярма, май, сөт һ.б. йөкләр бүлеп бирелә. 1922 елда «АРА» ТАССРда 2529 ашханә ача, аларда 1 млн нан артык кеше туклана. шулай ук медицина ярдәме күрсәтү пунктлары, халыкка азык-төлек, киемнәр һәм беренчел кирәк-ярак әйберләр тарату пунктлары эшли.

«АРА»ның Казан бүлеге җитәкчесе Америка язучысы Д.Р.Гайльдс була. «АРА» ярдәмендә дистәләрчә мең кешенең гомере коткарып калына.

1923 елдан Россиядә бу оешманың эшчәнлеге тыела.

Әдәбият

Гайльдс Д.Р. Очерки страшной действительности. Казань, 1922.

Поляков Ю.А. 1921-й: победа над голодом. М., 1975.

Белокопытов В.И. Лихолетье. Казань, 1976.

«Голод особенно свирепствовал в деревнях...» // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1997. № 3/4.

Автор – Р.В.Шәйдуллин