1964 елда Спас районы Ширбәт авылы янында П.Н.Старостин тарафыннан ачыла.

Куйбышев сусаклагычы сулары юган Ширбәт авыллыгы территориясендә (мәйданы 4,5 га) бакыр кою остаханәләре калдыклары, Имәнкискә культурасына нисбәтле керәч, тимер һәм бронза әйберләр табыла.

Ширбәт хәзинәсе бакыр, цинк, кургаш һәм аккургаш катнашмасыннан торган, таякчыклар рәвешендәге 70 коелмадан гыйбарәт (һәрберсенең озынлыгы 18 см чамасы, диаметры 1 см га кадәр, авырлыгы 98 г нан 106 г га кадәр).

Охшаш коелмалар Кама буендагы кайбер археологик истәлекләрдә очрый. Фаразланганча, V–VII йөзләрдә коелмалар акча ролен башкарганнар.

Әдәбият        

Сидоров В.Н., Старостин П.Н. Остатки раннесредневековых литейных мастерских Щербетьского поселения // Советская археология. 1970. № 4; 

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. К., 1987; 

Мухамадиев А.Г. Древние монеты Казани. К., 2005.

Автор  —  П.Н.Старостин