Гадәттә, авыллык дип элгәреге тимер гасыр (якынча б.э.к. VIII йөздән) һәм урта гасырлар истәлекләрен атыйлар. Таш һәм бронза дәверләре авылларына карата «торулык» төшенчәсе кулланыла. Авыллыкларның күпчелеге кешеләр хуҗалык итүнең җитештерү - терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлагач барлыкка килә. Кагыйдә буларак, озак вакыт бер урында яшәгән утрак халыктан бай культура катламы, ә ярымутрак (күчмә) халыктан кайбер очракларда җир өстендә балчык савыт-саба кисәкләре, мал-туар сөякләре генә кала.

Татарстан территориясендә 2 меңнән артык авыллык бар, шуның 1 меңнән артыгы болгарлар дәверенә карый.

Авыллыклар турында беренче мәгълүматлар XIX йөздә туплана.

XX йөзнең икенче яртысыннан авыллыклар актив рәвештә Н.Ф.Калинин, А.Х.Халиков, Р.Г.Фәхретдинов, Е.П.Казаков, К.А.Руденко, М.М.Кавиев, А.Ә.Борһанов, С.И.Вәлиуллина һ.б. тарафыннан өйрәнелә. Авыллыкларда уздырылган археологик казулар вакытында торак, хуҗалык һәм һөнәрчелек-җитештерү корылмалары калдыклары, төрле эш һәм сугыш кораллары, кием-салым һәм ат дирбиясе әйберләре, зәргәрчелек эшләнмәләре, тәңкәләр, кечкенә герләр, үлчәүләр, Шәрекъ илләреннән, Русьтан һ.б. тарафлардан китерелгән әйберләр табыла. Бу табылдыклар авылларда яшәгән халыкның игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнүе хакында сөйли.

Халкы даими һөнәрчелек һәм сәүдә белән көн күргән авыллыклар Иделнең һәм Чулманның сулъяк ярында алып барылган тикшеренүләр барышында өйрәнелде (Алексеев IV, Кожаевка VI, Семенов I, Иске Куйбышев V авыллыклары һ.б.).

Әҗмәр авыллыгы Идел һәм Чулман елгалары аша Евразиянең күп кенә төбәкләре белән зур күләмдә товар алмашкан иң эре сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге булган.

Сәүдә һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгән зур авыллар шулай ук Биләр төбәгендә дә урнашкан (кара: Биләр III авыллыгы).

Әдәбият     

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ КФАН СССР за 1945-1952 гг. Казань, 1954.

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. Казань, 1975.

Казаков Е.П. Булгарское село X-XIII вв. низовий Камы. Казань, 1991.

Руденко К.А. Материальная культура булгарских селищ низовий Камы XI-XIV вв. Казань, 2001.

Автор – Е.П.Казаков