Эчтәлек

Актай елгасы (Иделнең сул кушылдыгы) бассейнында Спас районының Әҗмәр авылы янында урнашкан. 1950 елларда Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган Семёновка авылы исеме белән аталган (хәзерге вакытта – Иделдә Семёновка утравы территориясе).

Семёновка комплексы истәлекләрен өйрәнү 1960 еллар башыннан алып барыла (А.Х.Халиков, Е.П.Казаков, П.Н.Старостин һ.б.).

Семёновка комплексы 1 таш гасыр (мезолит) туктаулыгын, бронза гасырга караган 2 туктаулык һәм 1 каберлекне, Ананьино культурасына нисбәтле 1 авыллык һәм 2 каберлекне, 1 Имәнкискә культурасы авыллыгын, Болгар культурасына караган 4 авыллык һәм 4 каберлекне үз эченә ала.

Семёновка I авыллыгы территориясендә – Идел буе Болгар дәүләтенең иң элгәреге һәм эре сәүдә-һөнәрчелек үзәкләренең берсендә – торак, хуҗалык корылмалары, һөнәрчелек остаханәләре калдыклары табыла. Фаразланганча, авыллыкта пыяла һәм таштан муенсалар эшләү буенча Идел буе территориясендәге иң элгәреге һөнәрчелек остаханәсе урнашкан була (X йөз ахыры – XI йөз). Авыллык территориясендә шулай ук керамика, тимерчелек һәм сөяк эшләнмәләр, кием детальләре һәм төсле металлдан бизәнү әйберләре, башка илләрдән китерелгән эшләнмәләр, сәүдә әйберләре, X йөзгә нисбәтле көмеш дирһәмнәрдән торган 2 хәзинә; Алтын Урда чорына караган икенче бер болгар авыллыгында йортлар, хуҗалык корылмалары калдыклары, ураклар, чалгылар, сука детальләре, төрәннәр, пычаклар, балык тоту кирәк-яраклары, керамика, бизәнү әйберләре, XIV йөзгә нисбәтле көмеш һәм бронза тәңкәләр табыла.

Әдәбият

Археологические памятники Татарии в зоне Куйбышевского водохранилища // Из археологии Волго-Камья. Казань, 1976.

Археологическая карта Татарской АССР. Западное Закамье. Казань, 1986.

Казаков Е.П. Булгарское село X–XIII веков низовий Камы. Казань, 1991.

Автор – Е.П.Казаков