Бронза кинжал. Ананьино культурасының VII Әҗмәр каберлеге

Актай елгасының сул ярында Спас районының Әҗмәр авылы янында урнашкан.

Беренче мәртәбә Әҗмәр комплексының истәлекләре 1946 елда Н.Ф.Калинин, соңрак Е.П.Казаков (1961 елдан), А.Х. һәм Е.А.Халикова (1974) һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Балчык, сөяк һәм металлдан эшләнгән әйберләрнең күптөрле комплексында чагылыш тапкан таш гасыр торулыкларын, Буралы курган, Ананьино, Имәнкискә, Болгар археологик культураларына нисбәтле каберлекләрне үз эченә ала. Әҗмәр IV каберлегендә Казан яны культурасына караган 21 кабер (якынча б.э.к. X–IX йөзләр) өйрәнелгән. Әҗмәр VII каберлегендә Ананьино культурасына мөнәсәбәтле 39 кабер тикшерелгән (б.э.к. VIII йөз), әлеге культура халкының катлаулы җирләү йоласын чагылдырган корбан бирү комплексы, «Мәрхүмнәр йортлары» калдыклары, каберләр өстенә куелган зур ташлар, каберләрдә балчык савыт-саба, көнкүреш кирәк-яраклары, корал, ат дирбиясе әйберләре табылган. IX Әҗмәр каберлегендә Имәнкискә культурасына караган 90 кабер (VI–VII йөзләр) тикшерелгән, мәет яндыру эзләре ачыкланган, балчык савыт-саба калдыклары һ.б. әйберләр табылган. Идел буе Болгар дәүләте чорыннан мөселман каберлекләре, «Кызлар каласы» буларак мәгълүм шәһәрлек, шулай ук берничә торулык, шул исәптән Әҗмәр авыллыгы сакланган.

Әҗмәр комплексы территориясе Куйбышев сусаклагычын төзегәндә җимерелә. 1961 елдан ел саен Әҗмәр авылы янында саклау-коткару эшләре башкарыла.

VII Әҗмәр каберлеге: 1 — ышкы, мәрмәр; 2 — ук очлыгы, сөяк; 3 — кыска саплы сөңге очлыгы, чакматаш; 4 — сөяк эшләнмәләр; 5 — авызлык, бакыр; 6 — калак, бакыр; 7–8 — тәгәрмәч чөйләре, сөяк; 9 — сөяк эшләнмәләр; 10–11 — чигә чулпылары, бакыр; 12 — авызлыкның йөгәнгә беркетелә торган өлеше, сөяк; 13–14 — сөяк казыклар; 15 — сөңге очлыгы, тимер

VII Әҗмәр каберлеге: 1 — ышкы, мәрмәр; 2 — ук очлыгы, сөяк; 3 — кыска саплы сөңге очлыгы, чакматаш; 4 — сөяк эшләнмәләр; 5 — авызлык, бакыр; 6 — калак, бакыр; 7–8 — тәгәрмәч чөйләре, сөяк; 9 — сөяк эшләнмәләр; 10–11 — чигә чулпылары, бакыр; 12 — авызлыкның йөгәнгә беркетелә торган өлеше, сөяк; 13–14 — сөяк казыклар; 15 — сөңге очлыгы, тимер

Әдәбият           

Археологическая карта Татарской АССР. Западное Закамье. К., 1986;

Казаков Е.П. Булгарское село X–XIII веков низовий Камы. К., 1991;

шул ук. Измерский VII могильник // Памятники древней истории Волго-Камья. К., 1994;

шул ук. Измери – главный торговый пункт Волжской Болгарии (конец 10–11 вв.) // Славяне, фино-угры, скандинавы, волжские булгары. СПб., 2000.

Автор — Е.П.Казаков