- РУС
- ТАТ
(археологик)
Көрнәле елгасының (Кама елгасының сул кушылдыгы) түбәнге агымы буенда, Алекссев районы Юеш Көрнәле авылыннан көньякта урнашкан.
1960 елда Т.А.Хлебникова, 1970 елларда Е.П.Казаков, 1990 елларда К.А.Руденко һ.б. тарафыннан тикшерелә.
Таш һәм бронза гасырлар туктаулыкларын, Имәнкискә һәм Болгар археологик культуралары торулыкларын, каберлекләрне һ.б.ны үз эченә ала.
Болгар истәлекләренең берсендә алтын һәм көмеш зәркән эшләнмәләр хәзинәсе (5 үрелгән беләзек, үрдәкле 2 чигә алкасы һ.б.) табыла.
Сәүдә-һөнәрчелек торулыгы булган Алексеев VI авыллыгы (Болгар чоры) өйрәнелә.
Песчаный остров авыллыгында (Алтын Урда чоры) XIV йөзгә нисбәтле әйберләр (көзге, пычак, асылмалар һ.б.) табылган, соңгы чор төрки күчмә кабиләләр тарафыннан калдырылган мәҗүси кабер тикшерелә.
Хәзерге вакытта Юеш Көрнәле комплексының күп кенә истәлекләре Куйбышев сусаклагычы сулары белән юылган яки Кама аркылы күпер салганда ком белән капланган.
Хлебникова Т.А. Ещё одна находка болгарских ювелирных изделий // Советская археология. 1963. №1;
Археологические памятники Центрального Закамья. К., 1988;
Казаков Е.П., Руденко К.А. Булгарские селища Алексеевской округи // Алексеевский район: История и современность. К., 2000;
Руденко К.А. Материальная культура булгарских селищ низовий Камы XI – XIV вв. К., 2000;
шул ук. VI Алексеевское селище. К., 2000.
Автор — Е.П.Казаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.