Эчтәлек

Хулаш шәһәрлеге. 1. Китмәннәр, кәйлә, аркылы балта, тишкеч; 2. Ураклар; 3. Яктырткычлар һәм шалтыравыклар; 4. Касәләр; 5. Стакансыман савыт һәм кувшиннар

Тәтеш районы Кошки-Яңа Тимбай авылыннан көнбатыштарак 3 км ераклыкта, Кылна елгасының (Зөя елгасы кушылдыгы) текә уңъяк ярында урнашкан. Хулаш шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр XX йөзнең 1 нче яртысыннан алып барыла (Н.Ф.Калинин, 1949; А.П.Смирнов, В.Ф.Каховский, 1962–1965 һ.б.).

Хулаш шәһәрлегенең ныгытылган мәйданы 11 га дан арта, урлар яныннан шәһәр яны торулыгы (30 га) башланган. Шәһәр урлардан һәм чокырлардан, манаралы имән диварлардан гыйбарәт ныклы саклану корылмалары системасы белән әйләндереп алынган. 19 бура тораклар, 17 балчык корылмалар, идән астыннан җылытулы кирпеч бина (фаразланганча, җәмәгать мунчасы), 130 лап хуҗалык һәм 7 җитештерү биналары, шул исәптән тимерче алачыгы калдыклары, балчык металлургия һәм һөнәрчелек мичләре ачыклана. Шәһәрлек территориясендә югары сыйфатлы төрле керәч савыт-саба, төсле металлардан (шул исәптән көмештән һәм алтыннан), пыяладан һәм ярымасылташлардан эшләнгән бизәнү әйберләре, кораллар (сугыш балталары, ук һәм сөңге очлыклары һ.б.), ат дирбиясе детальләре, һөнәрчелек һәм сәүдә кирәк-яраклары (үлчәү детальләре, кечкенә герләр), шифер орчык башлары, тегермән ташлары һ.б. табыла.

Әдәбият

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ за 1845–1952 гг. К., 1954; 

Городище Хулаш и памятники средневековья Чувашского Поволжья. Чебоксары, 1972; 

Хузин Ф.Ш. Булгарский город в X — начале XIII вв. К., 2001.                    

Автор — Ф.Ш.Хуҗин