Эчтәлек

Минзәлә районының Дәвек авылы янында урнашкан.

10 истәлекне, шул исәптән таш һәм бронза гасырларга караган туктаулыкларны, Пьянобор, Чулман һәм башка археологик культураларга нисбәтле каберлекне һәм авыллыкны үз эченә ала.

1949 елда Н.Ф.Калинин һәм А.Х.Халиков – палеолит, 1968 елда М.Г.Косменко – мезолит дәверләренә, 1958, 1969–1970 елларда Р.С.Габәшев, О.Н.Евтюхова һәм башка бронза гасырга караган туктаулыкларны, 1968 елда А.Х.Халиков, Е.П.Казаков һәм П.Н.Старостин Пьянобор культурасы каберлеген тикшерәләр. Казу эшләре барышында комплекс территориясендә чакматаштан эшләнгән хезмәт кораллары, балчык савыт-саба кисәкләре, бронза бизәнү әйберләре һәм башкалар табыла.

Әдәбият

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987;

Археологические памятники Восточного Закамья. Казань, 1989.

Автор – Е.П.Казаков