Эчтәлек

Спас районы Бураково авылы янында урнашкан. Коминтерн комплексына керә. Каманың сулъяк кушылдыгы Актай елгасының түбән агымында булганлыктан Куйбышев сусаклагычы сулары белән юылган. 1985 елда ачыла.

Яр буенда тимер кылычлар, пычаклар, ук очлыклары, авызлык, өзәңге, тимер һәм бронза аеллар, шулай ук бил каешының алтыннан коелган тегелмәләре, фирүзә белән бизәлгән тагылмалар; алтын, көмеш, бронзага асылташлар куелган каеш очлыклары табыла. Әйберләр белән бергә кеше һәм ат сөякләре дә очрый.

Е.П.Казаков белән П.Н.Старостин фикеренчә, Бураково каберлеге комплексы әйберләре Көнчыгыштан килгән күчмә кабиләләргә карый. Аларның Көнчыгыш Европаның дала һәм урман-дала зонасына нисбәтле VII–VIII йөз башы истәлекләре белән охшашлыгы бар.

Әдәбият

Мухаметшина А.С. Коминтерновский курган: Проблемы атрибуции и датировки // Болгар и проблемы изучения древностей Урало-Поволжья. Болгар, 1999.

Автор – П.Н.Старостин