Эчтәлек

1974 елда юл төзегәндә табыла. 1970–1980 елларда А.Х.Халиков һәм Е.А.Халикова тарафыннан тикшерелә.

110 мәҗүсиләр кабере өйрәнелә. Зур Тигәнәле каберлеге территориясендә ат сөякләреннән торган корбан бирү комплекслары табыла.

Мәетләр тирән булмаган (50–100 см) чокырларда, нигездә, башлары көнбатышка каратып җирләнгән. Каберләрдә шулай ук төрле әйберләр (көмеш бизәкләр ябыштырылган мәет битлекләре, әвәләп ясалган, тарак эзе һәм кисек-кисек бизәкләр төшерелгән йомры төпле савытлар (алар соңгы дәвер Кушнаренко һәм Караякуп культуралары керамикасына тартым), кәкре кылычлар, сөңге һәм ук очлыклары, садаклар, җәяләр, ат дирбиясе, бронза һәм көмеш бизәмәләр, кием-салым һәм культ әйберләре һ.б.) табыла.

Зур Тигәнәле каберлегенең каберләре Урал артыннан килгән угор телле күчмә кабиләләргә (А.Х.Халиков һәм Е.А.Халикова фикеренчә, маҗарларга) нисбәтле дип фаразлана. Алар Идел буе болгарлары мәдәнияте формалашуда билгеле бер роль уйныйлар. Киемнең көмеш детальләре: бай үсемлексыман бизәкләр, канатлы атлар, аҗдаһалар, эт сурәте белән бизәлгән аеллар, каеш очлыклары һәм тагылмалар күчмә угорларның Урта Азия илләре белән багланышлары булуы турында сөйләргә нигез бирә.

Әдәбият

Халиков А.Х. Новые исследования Большетиганского могильника (О судьбе венгров, оставшихся на древней Родине) // Проблемы археологии степей Евразии. Кемерово, 1984.

Автор – Е.П.Казаков