Эчтәлек

Тәтеш районының Олы Тархан авылы янында урнашкан.

Олы Тархан комплексы археологик истәлекләре 1950 елларда А.Х.Халиков, В.Ф.Генинг тарафыннан тикшерелә.

Бронза дәвер туктаулыгын, Имәнкискә һәм Болгар археологик культураларына караган шәһәрлекне, җиде авыллыкны, элгәрге болгарларга нисбәтле ике каберлекне (Олы Тархан каберлеге), XIV йөз кабер ташлары сакланган мөселман зиратын («Ташбилге» буларак мәгълүм) һ.б.ны үз эченә ала.

Олы Тархан комплексы территориясендә хезмәт һәм сугыш кораллары, балчык савытлар, пыяла әйберләр (муенсалар һ.б.), хайван сөякләре һ.б. табыла.

Әдәбият

Генинг В.Ф., Халиков А.Х. Ранние болгары на Волге. М., 1964.

Археологическая карта Татарской АССР. Предволжье. Казань, 1985.