Эчтәлек

Алексеевск районы Биләр авылының төньяк-көнбатышында, Биләр һәм Кече Чирмешән елгалары арасында урнашкан. 1964 елда Казан археологы Р.Г.Фәхретдинов тарафыннан ачыла.

Мәйданы 107 мең кв.м дан зуррак. 1971 елда торулыкның көнчыгыш читендә XIV йөзгә караган 38 көмеш тәңкәдән торган хәзинә табыла.

Биләр белән «Изгеләр чишмәсе»н тоташтырган автомобиль юлын төзегәндә (1994) авыллык зур зыян күрә. 1994–1998 елларда Казан галимнәре саклау чаралары үткәргән вакытта (1995–1996 елларда Самара өлкәсе тарих-төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре дә катнаша) Биләр III авыллыгында торак һәм хуҗалык корылмалары калдыклары табыла (металл кою мичләре, тандырлар һ.б.). Ваграк табылдыклар арасында ук башлары, шарнирлы кайчылар, элмә йозак ачкычы, өзәңгеләр, тимер эшләнмә калдыклары, орчык башлары, кайрак кисәкләре, бронза көзгеләр, аждаһа сурәте уелган сөяк бил каешы тартмачыгы, бакыр акча (Үзбәк хан заманы) бар.

Биләр III авыллыгындагы ватылмыйча сакланган 3 чүлмәк савыт аерым әһәмияткә ия: кобальт катнаш фирүзә төсендәге эретмә йөгертелгән киң авызлы савыт; калку кобальт бизәк төшерелгән күптөсле касә; штамповка бизәкле соры кувшин.

Авыллыкта табылган затлы савыт-саба һәм аксөякләрнең башка төрле көнкүреш әйберләре Алтын Урда дәвере шәһәрләренә хас мәдәни үзенчәлекләр булып тора. Табылдыкларның күплеге, бигрәк тә эретмә йөгертелгән гади чүлмәк савытлар, бер яктан, монголларга кадәрге болгар мәдәнияте белән тыгыз бәйләнешләр булуы хакында сөйләсә, икенче яктан, Алтын Урда дәверенең башлангыч чорында барган катлаулы миграция күренешен чагылдыра.

Әдәбият

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. Казань, 1975.

Археологические памятники бассейна реки Черемшан. Казань, 1990.

Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань, 1994.

Валиулина С.И. Парадная посуда золотоордынского Биляра (по результатам раскопок Билярского III селища) // Гуманитарные науки: проблемы и аспекты изучения. Казань, 1997.

Валиулина С.И. Исследования золотоордынского Биляра // Научное наследие А.П.Смирнова и современные проблемы археологии Волго-Камья. М., 2000.

Автор – С.И.Вәлиуллина