Эчтәлек

Алексеевск районы Биләр авылы янындагы XIV–XV йөзләргә караган болгар торулыгы. Кече Чирмешән елгасының уңъяк ярындагы Балынгуз тавы итәгеннән аккан инеш буенда урнашкан. Мәйданы 4 га тирәсе. Биләр тарих, археология һәм табигать музей-саклаулыгына керә.

Беренче тапкыр 1983 елда А.Х.Халиков тарафыннан тасвирлана, 1998 елдан Казан университеты археологик экспедицияләре тикшеренүләр алып бара.

Өлгесе каркаслы-баганалы, эргә өлеше яндырылмаган кирпечтән төзелгән бура торак, хуҗалык корылмалары, 40 см киңлектәге 2 багана чокыры, учак урыннары һ.б. табыла.

Авыллык мәйданында тегермән ташлары, тимер ук очлыклары, сука тимерләре, йон кыркый торган кайчылар, аркылы балта, кармак, ачкыч, йозак, атлама, таба, чуен казан, бронзадан коелган үлчәү тәлинкәләре, балчыктан һәм шифердан эшләнгән орчык башлары, сөяк сап, поши мөгезе эченә тимер коеп ясалган кистән, кайрак, ат дирбияләре (өзәңге, авызлык, каен тузыннан ясалган ияр һ.б.), кытай фарфоры кисәкләре – силадон, пыяла савыт-саба ватыклары, пыяла йөзек һәм мәрҗәннәр, бронза көзгеләр, гәрәбә, затлы тартма кисәкләре, чүлмәк, савыт-саба, Үзбәк (1313–1342), Җанибәк (1342–1358), Мөрид (1361–1363) ханнар заманы акчалары һ.б. әйберләр табыла.

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Археологические памятники бассейна реки Черемшан. Казань, 1990. № 726.

Валиулина С.И., Беговатов Е.А. Исследование Билярского городища и памятников в его округе // Научное наследие А.П.Смирнова и современные проблемы археологии Волго-Камья. М., 1999.

Автор – С.И.Вәлиуллина