- РУС
- ТАТ
(археологик), борынгы ныгытылган торулык калдыклары
Гадәттә агач яки таш диварлардан, туфрак урлардан һәм чокырлардан торган бер яки берничә саклану линияләре белән ныгытылган. Башлыча елга үзәннәре янындагы табигый калкулыкларда, борыннарда, текә ярлы үрләрдә урнашкан.
Урта Идел буенда беренче шәһәрлекләр бронза гасырның соңгы чорында барлыкка килә. Аеруча элгәреге тимер гасырда һәм урта гасырларда таралыш алалар.
Әлеге торулыклар арасында сугыш куркынычы очрагында тирә-яктагы халык кереп яшеренгән сыену шәһәрлекләре һәм даими яшәү урыны булган шәһәрлекләр аерылып тора. Алар биләгән мәйданнар төрле зурлыкта — берничә дистә м² тан берничә дистә мең м² ка кадәр.
Татарстан террториясендә 200 ләп шәһәрлек булуы мәгълүм. Аларның күпчелек өлеше Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларына карый: Арча, Биләр, Богдашкино, Болгар, Алабуга, Гремячий Ключ, Имәнкискә, Камай, Кашан, Суар шәһәрлекләре һ.б.
Автор – А.М.Гобәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.