Эчтәлек

Турай каберлегеннән табылган Мазунино культурасына нисбәтле материаллар

1. Каберлекнең курганлы булмаган өлеше планы; 2. Кабер планы; 3. Әйберләр (бронза, пыяла, балчык, тимер)

Беренче тапкыр 1958 елда В.Ф.Генинг тарафыннан тасвирлана. Атамасы Удмурт Республикасының Сарапул районы Мазунино авылы янындагы каберлеккә нисбәтле.

Мазунино культурасы истәлекләре XIX йөздән мәгълүм. Алар А.А.Спицын (1887–1888, 1898), Ф.Д.Нефёдов (1893–1894), В.Ф.Генинг (1954–1956), Р.Д.Голдина, В.А.Иванов, Т.И.Останина һ.б. тарафыннан өйрәнелә.

Мазунино культурасы халкы игенчелек (арпа, борай, солы, бодай игү), терлекчелек (мөгезле эре һәм вак терлек, ат, дуңгыз асрау), аучылык (төп объектлар — кондыз, поши, аю, кабан, куян, төлке, сусар) белән шөгыльләнә, тимер (ураклар, кәкре чалгылар һ.б. табыла) һәм бакыр (бизәнү әйберләре) металлургиясе белән таныш була. Балчык савыт-саба (йомры төпле, кабартылган кырынлы, муеннары тышка ачылган касә сыман савытлар) — кечкенә чокырлар, киртләнгән рәвештәге бизәкләр сырланган. Мазунино культурасы кабиләләре шәһәр һәм авылларда яшәгәннәр (124 шәһәрлек һәм 265 авыллык мәгълүм). Тораклар күбесенчә җир өстендә агачтан төзелгән; учак калдыклары, кирәк-яраклар салу өчен казылган чокырлар сакланган. Мәетләр үзенчәлекле корбан чалу комплекслары булган каберләрдә җирләнгән (29 каберлек табыла). Мазунино каберлегендә — 69, Тарасовка каберлегендә (Удмурт Республикасы) 1879 кабер тикшерелгән. Каберләрдә күмәк җәсәдләр, табут калдыклары очрый. Гадәттә, аларда мәет янәшәсенә әйберләр салынган туз тырыслар куелган. Аеруча еш очраучы эшләнмәләр — аскы өлешләрендә боҗра беркетелгән чыбыксыман асылмалар, күбәләк рәвешендәге күкрәк каптырмалары, бил каешына беркетелгән турыпочмаклык, ромб, түгәрәк формадагы, кайбер очракларда аскы өлешләренә вак боҗралар өстәлгән бизәкләр, кабырчыклардан эшләнгән бизәнү әйберләре (бил каешы аеллары, асылмалар, муенсалар, бизәкләр), чылбыр рәвешендәге асылмалар, шул исәптән түгәрәк калку төпле савыт-саба.

Мазунино культурасы Пьянобор һәм Кара Абыз археологик культураларының мәдәни-тарихи комплексларына охшаш. Фаразланганча, фин-угор кабиләләренең Пермь төркеменнән калган. Т.И.Останина фикеренчә, Мазунино культурасының формалашу процессы II–III йөзләр — V йөзнең 1 нче яртысы чикләрен колачлый. III йөзнең 2 нче яртысында Мазунино культурасы кабиләләре яңа территорияләрне, шул исәптән хәзерге Татарстан җирләрен үзләштерә башлыйлар. V йөздә алар халыкның башка төркемнәре белән кушылалар (Татарстанда — Турай, Пермь өлкәсендә — Кудаш, Башкортстанда Иске Луштино каберлекләре). Азелино культурасының Чулманның түбән агымы буендагы каберлекләрендә Мазунино культурасына караган предметларга охшаш әйберләр очрый, мәсәлән, Рождествено V каберлегендә (Лаеш районы) Азелино бронза тагылмалары табылган каберләр өйрәнелә.

Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнары территориясендә (Агыйдел, Ык елгаларының һәм Кама елгасының чиктәш өлешләренең түбәнге агымнары буенда), шул исәптән Менделеев районының Турай авылы янында Мазунино культурасының 41 истәлеге табыла.

Әдәбият

Генинг В.Ф. Мазунинский могильник // Вопр. археологии Урала. 1967. Вып. 4;

шул ук. Ижевский могильник IV–V вв. н. э. // Вопр. археологии Урала. 1967. Вып. 7;

Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981;

Археологические памятники Восточного Закамья. К., 1989;

Останина Т.И. Население Нижнего Прикамья в III–V вв. Ижевск, 1997;

Голдина Р.Д. Древняя и средневековая история удмуртского народа. Ижевск, 1999.