Чиркәскүл культурасы керамикасы. Бронза дәвере

Атамасы Чиләбе өлкәсе Касли районы Чиркәскүл туктаулыгына нисбәтле. Чиркәскүл культурасы истәлекләре беренче тапкыр (1956) К.В.Сальников тарафыннан тасвирлана һәм мөстәкыйль археологик культура сыйфатында күрсәтелә.

Татарстан территориясендә Чиркәскүл культурасы торулыклары һәм каберлекләре Е.П.Казаков тарафыннан өйрәнелә, аларның иң зурысы — Такталачык каберлеге.

Чиркәскүл культурасы халкы башлыча терлекчелек белән шөгыльләнгән, бронза койган. Чиркәскүл культурасы кабиләләренең үзәннәр өстендәге сөзәк мәйданнарда урнашкан туктаулыкларында геометрик бизәкләр төшерелгән яссы төпле, әвәләп эшләнгән балчык савыт-саба (измәгә вакланган кабырчыклар кушылган), бронза эшләнмәләр, хайван сөякләре һ.б. табыла. Үзенчәлекле җирләү йоласы эзләре сакланган һәм әйберләр җыелмасы (бронза бизәнү әйберләре, сөңгеләр, чакматаш һәм сөяк ук очлыклары, мәрхүмнәрнең башлары янында балчык савытлар һ.б.) куелган каберләр өстенә курганнар өелгән. Мәетләр аяклары бөгелгән хәлдә ян-якларына яки җилкәләренә яткырылган, башлары көнчыгышка каратылган.

Татарстан территориясендә Чиркәскүл культурасы истәлекләре Актаныш районы Такталачык, Меңнәр авыллары тирәсендә табылган.

Автор — Е.П.Казаков