Эчтәлек

Элгәреге тимер гасырда (якынча VIII-X йөзләр) Дон буе, Азов яны һәм Түбән Идел буенда яшәүчеләргә нисбәтле культура

1900 елда Харьков өлкәсенең Югары Салтау авылы янында табылган каберлек, 1890 елда Тихая Сосна елгасы (Воронеж өлкәсе) тирәсендә ачылган Маяк шәһәрлеге һәм каберлегенә нисбәтле шулай атала.

Салтау-Маяк культурасы истәлекләрен өйрәнү XIX йөз ахыры – XX йөз башыннан алып барыла (М.И.Артамонов, И.И.Ляпушкин, С.А.Плетнёва һ.б.). М.И.Артамонов аның мөстәкыйль культура сыйфатында аерып чыгара, территориаль һәм хронологик чикләрен билгели.

Салтау-Маяк культурасы хәзәрләр, болгарлар, аланнар һәм Хәзәр каганлыгы территориясендә яшәгән башка халыклардан калган дип санала.

Халкы игенчелек, аучылык, төрле һөнәрләр, сәүдә, шулай ук урман-дала һәм далаларда күчмә терлекчелек белән шөгыльләнә; авылларда һәм шәһәрләрдә (Фанагория, Итил, Саркел һ.б.) яши, ак таштан ныгытмалар кору осталыгына ия була.

Салтау-Маяк культурасынана караган территориядә шәһәр-кальгалар, ярлардагы борыннарда таш диварлы замоклар, туфрак валлар белән әйләндереп алынган торулыклар калдыклары, күчмә туктаулыклар табыла.

Тораклар күбесенчә җир өстендә, таш диварлы яисә үреп, балчык сылап эшләнгәннәр, шулай ук турыпочмаклы ярымземлянкалар һәм юрта рәвешендәге түгәрәк тору урыннары да очрый.

Салтау-Маяк культурасына караган каберлекләрнең берничә төре билгеләнә: катакомбалы (калкулык сыртларыннан аларга таба җир асты юллары – дромослар илтә); чокырлы (мәетне урнаштырып һәм яндырып); курганлы. Мәетне урнаштыру йоласы һәм бергә күмелгән әйберләр җыелмасы буенча үзенчәлекле каберлекләр дә очрый. Каберләрдә хезмәт кораллары (авыр төрән калаклары, ураклар, кәкре чалгылар, тегермән ташлары, пычаклар; кувшиннар, чүлмәкләр, хумнар һ.б., сугыш кораллары (кылычлар һ.б.ш.), дирбияләр (өзәңгеләр һ.б.), шулай ук кием детальләре (бил каешы җыелмалары, асылмалар һ.б.) һәм бизәнү әйберләре табыла.

Татарстан территориясендә Салтау-Маяк истәлекләре белән охшашлык Болгар культурасы истәлекләренең кайберләренә хас.

Әдәбият

Ляпушкин И.И. Памятники салтово-маяцкой культуры в бассейне Дона // Материалы и исслед. по археологии СССР. 1958. № 62.

Артамонов М.И. История хазар. Л., 1962.

Генинг В.Ф., Халиков А.Х. Ранние болгары на Волге. М., 1964.

Казаков Е.П. Культура ранней Волжской Болгарии. М., 1992.