Танкеевка каберлегеннән көмеш мәет битлеге

ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты фондлары

Татарстан территориясендә мәет битлеге IX йөз–X йөз башы мәҗүси болгар каберлекләрендә (мәсәлән, Танкеевка каберлегендәге 40 кабердә) табыла.

Мәрхүмнең башы яшел кытай ефәге белән төрелеп, бит ягына күзләр һәм авыз өчен тишекләр ясалган көмеш, кайбер очракта алтынланган битлек тегелгән. Битлекләрнең берсендә кысып-батырып кашлар, борын, мыек урыннары эшләнгән.

Әдәбият       

Казаков Е.П. О назначении погребальных лицевых покрытий Танкеевского могильника // Уч. зап. Перм. гос. университета. 1968. № 191;

шул ук. Культура ранней Волжской Булгарии (Этапы этнокультурной истории). М., 1992.

Автор — Е.П.Казаков