Эчтәлек

Атамасы 1920 елларда Красноярск краеның Ачинск шәһәре тирәсендәге Андроново авылы янында табылган истәлекләргә бәйле рәвештә бирелә.

1970 елларда Андроново культурасы үсеше 3 этапка: Федорово, Алакул, Замарево дәверләренә бүлеп карала, кайбер тикшеренүчеләр аларны әлеге бергәлекнең мөстәкыйль культуралары дип исәпли.

Андроново культурасы халкы терлекчелек, аучылык, примитив игенчелек белән көн күргән, таш һәм сөяк эшкәрткән; бронза эретү-кою белән шөгыльләнгән (эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре һ.б. табыла), арбалардан файдаланган.

Балчыктан яссы төпле, геометрик бизәкләр төшкән чүлмәкләр, банка сыман һәм кырлы савытлар җитештергән.

Тораклар җир өстенә һәм яртылаш җиргә батырып төзелгән. Чокырлы каберләр өстенә тәбәнәк курганнар өелгән яисә алар ташлар белән әйләндереп алынган. Мәетләр кабергә башларын төньяк-көнчыгышка таба юнәлтеп, бөгәрләнгән килеш, яны белән салынган, сирәк кенә мәет яндыру йоласы үткәрелгән. Каберләрдә чакматаштан ясалган ук очлыклары, бронзадан эш, сугыш кораллары, җиз муенса, алтын һәм җиз алкалар, арба калдыклары табыла.

Татарстанда Андроново культурасы элементлары Актаныш районының Такталачык, Спас районының элекке Соколовка авыллары тирәсендәге археологик истәлекләрдә очрый.

Әдәбият

Киселёв С.В. Древняя история Южной Сибири. М.-Л., 1949.

Черников С.С. Восточный Казахстан в эпоху бронзы. М.-Л., 1960.

Сальников К.В. Очерки древней истории Южного Урала. М., 1967.

Автор – Е.П.Казаков