Татарстан Республикасының хәзерге Баулы районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән 16 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Баулы районы, 1935 елдан – Ютазы районы Мортаза авыл советы, 1963 елдан – Бөгелмә районы Бәйрәкә авыл советы, 1965 елдан Баулы районы Кырым-Сарай авыл советы составында.

Халык саны – 180 кеше (1938 ел, татарлар), 140 кеше (1949 ел, татарлар), 111 кеше (1958 ел, татарлар), 82 кеше (1970 ел, татарлар), 66 кеше (1979 ел, татарлар), 24 кеше (1989 ел, татарлар).

Авылда яшәүчеләр калмый, 2009 елдан юкка чыга.