Татарстан Республикасының хәзерге Питрәч районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 31 км, Казан пристаненнан 31 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Питрәч районы Иваново, 1935 елдан – Яңа Шигали, 1948 елдан Питрәч авыл советлары составында. Халык саны – 197 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1940 еллар ахырыннан телгә алынмый.