Татарстан Республикасының хәзерге Түбән Кама районы территориясендә, Зәй тимер юл станциясеннән – 47 км, Кама Аланы пристаненнан 26 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Ширәмәт районы Ширәмәт авыл советы, 1963 елдан – Чаллы районы Ширәмәт авыл советы составында.

Халык саны – 45 кеше (1930 ел, руслар), 62 кеше (1939 ел, руслар), 90 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.