Татарстан Республикасының хәзерге Чистай районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 118 км, Чистай пристаненнан 10 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Чистай районы Николаевка авыл советы, 1956 елдан – Актау авыл советы, 1963 елдан Нарат-Елга авыл советы составында. Халык саны – 210 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.