Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 134 км, Минзәлә пристаненнан 42 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Югары Тимерган авыл советы, 1944 елдан – Матвеевка районы Югары Тимерган авыл советы, 1954 елдан – Минзәлә районы Югары Тимерган авыл советы, 1963 елдан Югары Юшады авыл советы составында.

Халык саны – 232 кеше (1930 ел, руслар), 87 кеше (1956 ел, руслар), 40 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.