Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә урнашкан була.

1927 елдан Лаеш районы Татар Агайбашы авыл советы составында. Халык саны – 1186 кеше (1930 ел, татарлар), 1057 кеше (1939 ел, татарлар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Лаеш районының Державино авылына һәм Казанга күчерелә. Белешмә басмаларда 1956 елдан соң телгә алынмый.