Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 57 км, Лаеш пристаненнан 21 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Лаеш районы Урта Девятово авыл советы составында, 1944 елдан – Корноухово районы Урта Девятово авыл советы, 1954 елдан Лаеш районы Урта Девятово авыл советы составында. Халык саны – 222 кеше (1930 ел, руслар), 191 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.