Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән 41 км, Лаеш пристаненнан 19 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Лаеш районы Березовка авыл советы, 1935 елдан –Бутыри авыл советы, 1963 елдан Питрәч районы Бутыри авыл советы составында. Халык саны – 237 кеше (1930 ел, руслар), 140 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.