Татарстан Республикасының хәзерге Югары Ослан районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 47 км, Зөя пристаненнан 2 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Зөя районы Введенский Бистәсе авыл советы, 1935 елдан – Югары Ослан районы Введенский Бистәсе авыл советы, 1963 елдан – Яшел Үзән районы Введенский Бистәсе авыл советы, 1966 елдан Югары Ослан районы Введенский Бистәсе авыл советы составында. Халык саны – 138 кеше (1930 ел, руслар), 32 кеше (1939 ел, руслар), 64 кеше (1956 ел, руслар), 57 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.