Биографиясе

1949 елның 23 феврале, БАССРның Аскын районы Әмир авылы – 2014 елның 14 гыйнвары, Казан шәһәре.

Башкорт университетын тәмамлагач (1972), Казанга күчеп килә.

«Татарстан» журналында тәрҗемәче (1972–1979), «Сабантуй» журналында башта – җаваплы сәркәтип, соңрак баш мөхәррир урынбасары (1979–1995) булып эшли. 1996 елдан «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр.

Иҗаты

Шигырьләре 1960 елларда «Башкортстан пионеры», «Кызыл таң» газеталарында, «Сәнәк» журналында, «Яшь көчләр» альманахында басыла башлый. «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987), «Тайфун күзе» (1990), «Ярату ява» (2009) җыентыклары авторы.

Шигырьләре поэтик формаларның төрлелеге, тел-сурәтләү чараларының байлыгы, фикер-хиснең ихласлыгы, фәлсәфилеге белән аерылып тора.