Эчтәлек

Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин музее

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәре С.Җ.Фәрхетдинов башлангычы белән нигез салына.

Экспонатларны туплауга мәктәп директоры Р.Ш.Шаһиев зур өлеш кертә. 1995 елның 25 маенда ТР Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы буларак ачыла. 2006 елдан муниципаль музей.

1940 елларда Фәхретдиновлар йорты урынында төзелгән агач бинада урнашкан. Экспозиция мәйданы — 100,3 м2, фондларында 1974 саклау берәмлеге исәпләнә. 5 залда урнашкан экспозиция, XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар крәстияне йорты интерьерын чагылдырган тарихи-этнография һәм мәгърифәтче галим, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Фәхретдин тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган биографик 2 бүлектән гыйбарәт.

725 исем теркәлгән Фәхретдиновлар гаиләсенең шәҗәрәсе турында материаллар куелган. Коллекцияне мемориаль предметлар белән тулыландыруга мәгърифәтченең кызлары — Зәйнәп Фәхретдинова, Әсма Шәрәф, оныклары Арыслан Шәрәф һәм Җанибәк Фәхретдинов булышлык итәләр; аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында галимнең үзе исән чакта басылган китаплары, 1926 елда Согуд Гарәбстан короле Бөтендөнья мөселманнары конгрессы вице-президенты Р.Фәхретдингә бүләк иткән хушбуй таратучы кувшин белән поднос; эш өстәле, галим үз кулъязмаларын саклаган сандык, гаилә архивыннан документлар һәм кечерәйтелгән Коръән, намазлык, шәхси китапханәдән китаплар, көнкүреш әйберләре һ.б. Музей ел саен (2005 елдан) Р.Фәхретдин педагогик укуларында катнаша.

2009 елда укулар РФ Журналистлар берлеге каршындагы Мөселман журналистлары лигасы тарафыннан оештырыла.

Музей директорлары: Г.В.Хөснуллина (1994–2001), Д.Г.Гыймранова (2001 елдан).

Әдәбият

Мустаева А. Музей в Кичучатове // Нефть и жизнь. 2009. № 4.